Түбәнкамалы Нурзия Мирхазова — «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият» номинациясе җиңүчесе
Республикабызда ел саен үткәрелеп килгән «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы матур гадәткә әверелде.
Республикабызда ел саен үткәрелеп килгән «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы матур гадәткә әверелде. Биредә Татарстанның эшчән һәм талантлы хатынкыз җитәкчеләр, хатынкыз лидерлар, хатын-кыз җитештерүчеләр, күп балалы хатыннар үзара көч сынаша.
Бәйгенең төбәк этаплары инде булып узды. Җиңүчеләр март аенда башкалабыз Казанга барачак. Алар арасында шәһәрдәшебез Нурзия Мирхазова да бар. Ул «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият» номинациясе җиңүчесе.
Нурзия Рәшит кызы — Шәйхи Маннур исемендәге әдәби премия, милли мәгарифне үстерүдәге казанышлары өчен Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы.
Гади тәрбиячедән җитәкчегә кадәр юл үткән ханым
«Педагогия көллиятендә белем алган чагымда ук бөек мәгърифәтчеләребез Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддиннең иҗаты һәм тормыш юлы белән кызыксына идем. Шуңа да педагогик хезмәт юлымны башлаганда, ягъни балалар бакчасында, беренче эш көнендә үк, Ризаэддин Фәхреддиннең «Ата вә анагызны, якын кардәшләрегезне ничек сөйсәгез, милләтегезне дә шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга бәхет дип белегез», — дигән сүзләрен тормыш девизы итеп сайладым. Эшли башлагач Каюм Насыйриның «Балалар яшь таллар кебек, әгәр аз-маз кимчелекләре бар икән, аларны, яшь талны төрле якка бөгеп булган кебек, тиз арада төзәтеп була» дигән ялкынлы сүзләренең мәгънәсенә төшендем», — ди Нурзия Мирхазова.
Тормыш девизына тугрылыгы студентлар, тәрбиячеләр, мөгәллимәләр һәм ата-аналар өчен адресланган зур тираж белән бер-бер артлы дөнья күргән, кулланма әсбапларында ачык чагыла. «Аналарга мәхәббәт тәрбияләү»; «Минем Ватаным — Татарстан»; «Ана хисе»; «Хыялга канатлар куючы» дип исемләнгән һәм башка хезмәтләре бүгенге көндә дә актуаль, тәрбия һәм белем бирү эшендә киң кулланыла.
Җитәкченең сабыйларга да, замандашларына да әйтер сүзе бар. «Шуңа да иҗатым — бала чагымда сайлаган һөнәремнең кушымтасы булып тора», — ди ул.
«Хыялга канатлар куючы» дип исемләнгән әсбабы нурлы шәһәребезгә һәм анда яшәүче тырыш халкыбызга багышланса, «Туган телем — Тукай теле» дип исемләнгән методик кулланмасы «Тукай елы»на аяк басканчы ук дөнья күрә. «Минем Ватаным — Татарстан» дип исемләнгән патриотик рухта сугарылган әсбабы да диплом белән бүләкләнгән.
Яшь буын вәкилләрен серле-сихри әдәбият-сәнгать дөньясы белән җәлеп итеп, нәниләрнең иңнәренә тылсымлы канатлар куючы, Казан нәшриятында дөнья күргән «Бүләк», «Уяну», ике дәүләт телендә нәшер ителгән «Серле рәссам» («Волшебный художник»), «Гөлбакча» дип исемләнгән китаплары, шулай ук, тәрбиячеләрнең көндәлек эшчәнлегенә йогынты ясый, яшь белгечләрне замана таләпләренә туры китереп эшләргә ярдәмлек булып тора.
Методик берләшмә җитәкчесе булып эшләгәндә, шәһәрләр, республикалар дәрәҗәсендә генә түгел, Россия дәрәҗәсендә дә тәҗрибә уртаклашуны оештыра. Ростов шәһәрендә халыкара форумда Түбән Кама муниципаль районы тәҗрибәсе тәкъдим ителү дә язмабыз герое уңышы.
Балалар бакчасын җитәкләргә алынгач, телләр өйрәтү үзәген оештыруга, галокамераларны җиһазлауга, территорияне төзекләндерүгә иганәчеләрне җәлеп итеп, балалар өчен яхшы шартлар тудыру өчен тырышып йөргән җитәкче.
Тәрбия мәсьәләләре — беренче урында
Аның тәрбияви һәм тирән мәгънәле шигырьләре — һәрбер чараның бизәге. Кайбер иҗат җимешләренә иҗат ителгән җырлар тиз арада үз тыңлаучысын тапты. «Әниләргә мәхәббәт тәрбияләү» дип аталган күләмле эше шәһәр башлыгы гранты белән бүләкләнде, «Мин бәхетле гаиләм белән» китабы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2500 данә тираж белән басылып, бөтен республика буйлап таратылды.
«Әти-әниемә, сабыйларга булган мәхәббәт зур уңышларга этәрә. Ике энем — тәрбияче булуыма сәбәпче. Биш баланың өченчесе булгангамы «нурлы» диеп сөйде әбием. Миңа исемне дә әбием сайлады, Фирая дип кушасы булганнар, йөзе бигрәк нурлы, Нурзия дип кушыйк, дигән әбием. «Уртадан аткан чәчәгем» диде әтием. «Әткәм-әнкәм һөнәре — мәңгелек мирас», яшәү үрнәге. Тормыш иптәшем, балаларым — зур таянычым!», — дип искә ала гаилә кыйммәтләре турында сөйләшкәндә Нурзия Рәшит кызы.
Шимбә ялы үсеп килүче буыннар белән мәктәпләрдә, китапханәләрдә очрашуларда уза Н. Мирхазованың. «Сүздән энҗеләр тезеп...» дип исемләнгән шәхси проекты мәктәп укучыларына зур йогынты ясый, туган телдә аралашуларын камилләштерә, кечкенәдән үк әдәбият сөяргә, иҗатка омтылыш тудыруы, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә армый-талмый көч куюы аеруча матур күренеш.
Югары сыйныфларда белем алучы укучылар «Уяну» дип исемләнгән китабын сыйныфтан тыш тәрбияви чараларда кызыксынып укыйлар, фәнни-гамәли конференцияләрдә чәчмә әсәрләренең иҗади үзенчәлекләрен, тәрбияви әһәмиятен яклап чыгыш ясыйлар.
2022 елны «Рухият» нәшриятында нәшер ителеп, Татарстан күләмендә таратылган, «Бәхет орлыгы» дип исемләнгән китабы да тырыш хезмәтенең дәлиле. «Бәхет орлыгы» китабының яшь чикләве 0+ тамгасы белән билгеләнүенә карамастан, китап киң катлам укучыларга тәкъдим ителде. Бу китаптагы хикәяләр белән танышканнан соң сабыйлар гына түгел, мәктәп укучылары, әтиәниләр, хәтта әби-бабайлар да күп кенә сорауларга җавап табачак. Матур бизәкләр белән беррәттән бөек халкыбызның халык авыз иҗаты, бәһасез җәүһәрләре, ата-бабаларыбызның алтынга тиң сүзләре, әйтемнәре, сынамышлар, мәкальләр, укучыны тирә-юнь белән таныштырудан тыш, уйландыра, мавыктыра. Алар баланың аң үсешен, фикерләү дәрәҗәсен арттыруга зур этәргеч бирә. Томанның җыеп алынмавын, бер чиләк көлнең — ике чиләк уңышка тиң булуы, җирнең пешүе, «җәяүленең сукмагы җиде булса, атлының юлы бер генә» булуы, «җиргә төшкән тук орлыкның шытмый калмавы», «юмарт кулда байлык бетмәве» һ.б. төшенчәләрдә күпме мәгънә ятуына хәйран каласың. Өлкән буын — ата-бабаларыбызны, татар гаиләләрен җир йөзендә иң үрнәк, уңган, юмарт, тапкыр итеп тасвирлавы — тагы да отышлы, күркәм гамәл.
Нурзия Мирхазова — шулай ук шагыйрь, сценарист, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе. Журналист буларак аның тәрбияви мәсьәләләрне күтәргән мәкаләләре «Туган як», «Безнең фикер» газеталарында, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп», «Түгәрәк уен» журналларында басылып килә. «Тәртипсез бала — сәләтсезме?», «Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья», «Гаилә татулыгы белән көчле», «Очкыннан ялкын кабына», «Сугыш еллары көндәлекләре» — болар әле диңгезнең бер тамчысы гына.
Һәм, әлбәттә, туган ягының газиз баласы, җае чыккан саен туган җиренә — Мамадыш якларына ашыга. Туган якларында да Нурзия Рәшит кызын хөрмәт итәләр, бәйрәм саен кадерле, дәрәҗәле кунак.
Ныклы гаиләләр — ныклы дәүләт
Җәмәгать эшлеклесе буларак Н. Мирхазова Түбән Кама «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының актив әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы каршында оешкан Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фондының Түбән Кама муниципаль районы бүлеге җитәкчесе буларак, үрнәк гаиләләрне барлау, ачыклау, җәмгыятебездә гаиләләрнең мөһимлеген, үсеп килүче буынның әхлакый үсешен тәэмин итү өстендә күп кенә эшләрдә башлап йөрүче дә, «Мин бәхетле гаиләм белән» дип исемләнгән мөһим эчтәлекле проектның авторы да Нурзия Мирхазова.
Ул җитәкләгән «Сөембикә» балалар бакчасында, сәләтле балалар өчен оештырылган «Сөйкемле бала», Габдулла Тукай иҗатына нигезләнгән «Без — Тукай варислары» дип исемләнгән республикакүләм бәйгеләрдә дә балалар әтиәниләре белән берлектә катнашалар. Ягъни гаилә тәрбиясен тәкъдим итәләр. Белгәнебезчә мондый алым тарихи үзаң булдыруга ярдәм итә.
Коллектив белән тырышып эшләүнең нәтиҗәсе дә матур: «Без — Тукайлы халык мәңгегә!» дип исемләнгән проект белән Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан оештырылган бәйгедә катнашып, 2021 елны 500 меңлек Грант отсалар, 2024 елны 500 меңлек «Акыллы уеннар» сертификатына лаек дип, табылу — зур дәрәҗә.
Язманы аның «Тормыш яме» шигыреннән өзек белән тәмамлыйсы килә:
Туар таңнар безгә өмет өсти,
Килер язлар безне яшәртә.
Гамәлемнең һәрчак кирәклеге —
Бу дөньяда мине яшәтә.
Фотолар шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев