Түбән Камада Хәлиловлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте
Алар 1975 елда Үзбәкстанда, Карши шәһәрендә туй ясыйлар.
Түбән Каманың никахлашу сараеның төп залында Фәния Йосыф кызы һәм Илгиз Харис улы Хәлиловлар 4 апрельдә тантаналы рәвештә алтын юбилейларын билгеләп үтте.
Алар 1975 елда Үзбәкстанда, Карши шәһәрендә туй ясыйлар. Хәлиловлар ике бала: уллары Ирек һәм кызлары Илмираны тәрбияләп үстерә.
1984 елда гаилә Түбән Камага күчеп кайта һәм менә ярты гасырдан соң алар янәдән ЗАГС бусагасын атлап керде. Бүген Хәлиловларның биш оныклары бар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев