Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбән Камада уникаль датада берьюлы 18 яңа гаилә барлыкка килде

Бу хакта Түбән Кама районы ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбән Камада уникаль датада — 24.07.24 — берьюлы 18 яңа гаилә барлыкка килде. Бу хакта Түбән Кама районы ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу дата шулкадәр күп гашыйк парларны җәлеп итеп кенә калмады: 24.07.24 саннары кушылмасы аңа үзенчәлекле символика һәм гармония бирә, аны июльнең башка көннәре арасында уникаль итә», — дип аңлаттылар ЗАГС хезмәткәрләре.

Барлык яшь парларны чаралар барышында котладылар һәм аларга шатлык һәм гармония белән тулы озын гомер теләделәр.

«Гаилә елында без мондый вакыйгаларга аеруча шатланабыз, чөнки һәр яңа гаилә — мәхәббәт һәм үзара аңлашу тулы яңа тарихның башы. Бу көн яңа өйләнешүчеләр өчен наз һәм җылылык белән тулы бәхетле юлның башы булсын», — дип билгеләп үттеләр идарә белгечләре.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев