Түбән Камада Сабантуй көнне 11 пар өйләнешкән
Яңа өйләнешкәннәргә аларның беренче гаилә документын — никахларын теркәү турында таныклык һәм чәк-чәк тапшырганнар.
Түбән Камада Сабантуй көнендә шәһәрдә 11 туй үткән. Түбән Кама районы ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, барлык яңа өйләнешкәннәргә аларның беренче гаилә документын — никахларын теркәү турында таныклыкны һәм чәк-чәк тапшырганнар.
«Яңа гаилә тууның Сабантуй бәйрәме белән туры килүе символик мәгънәгә ия. Һәм бу очраклы түгел, чөнки борынгы заманнардан ук: Сабантуй көнне үткәрелгән туй бу гаиләгә озын һәм бәхетле тормыш вәгъдә итә», — дип билгеләп үтте идарә хезмәткәрләре.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев