Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбән Камада Решетовлар гаиләсе бергә яшәүнең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте

Решетовлар гаиләсенең гомуми хезмәт стажы 100 ел тәшкил итә.

Түбән Кама ЗАГСында никахлашуның «алтын» юбилеена багышланган тантана узды. Решетовлар гаиләсе 50 ел бергә гомер иткәннәрен билгеләп үтте. Аларны котларга дуслары һәм якыннары килгән иде.

«50 ел — бу гади сан гына түгел. Бу мәхәббәт, үзара аңлашу һәм ярдәм белән тулы еллар. Виктор һәм Татьяна үрнәге илһамландыра, чын мәхәббәт һәм тугрылыкның барлыгын раслый», — дип билгеләп үтә ЗАГС хезмәткәрләре.

Алар 1974 елда Түбән Камада танышалар. Ул вакытта Виктор Решетов шәһәр төзелешенә, ә Татьяна укырга килгән була. Өч айдан соң, 1974 елның 23 июлендә, Түбән Кама районының Афанасово авылында алар өйләнешәләр.

Ир белән хатын ике бала тәрбияләп үстерәләр — уллары Дмитрий һәм кызлары Наталья. Юбилярларның оныгы Елизавета үсә. Решетовлар гаиләсенең гомуми хезмәт стажы 100 ел тәшкил итә.

ЗАГС идарәсе белгечләре «алтын» юбилярларга никахлашуның 50 еллыгы уңаеннан мактау акты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Аларның исемнәре мактау китабына кертелде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев