Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбән Камада юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча интеллектуаль уен уздырдылар

Тугыз гаилә командасы җомга көнне юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча интеллектуаль уенда катнашты.

Чара «Ковер» яшьләр инициативалары үзәгендә узды, дип хәбәр итә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесенең матбугат хезмәте.

Анда катнашучылар электр самокатларында, велосипедларда куркынычсыз хәрәкәт итү кагыйдәләрен, саклагыч экипировка куллану кирәклеген, яктылыкны кире кайтара торган элементлар киеп йөрүне һәм башкаларны искә төшерделәр.

Барлык катнашучыларга да истәлеккә яктылыкны кире кайтара торган аксессуарлар бүләк ителде, җиңүчеләргә «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесеннән файдалы автотоварлар һәм Түбән Кама яшьләр эшләре идарәсеннән бүләк сертификатлары бирелде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев