Түбән Камада яшәүче Исламовлар никахларының 50 еллык юбилеен билгеләп үтте
Түбән Кама районы ЗАГС идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, аларның гаилә тарихы Фәнис Исламовның кәләшен алырга ак атларда килүеннән башланган.
Түбән Камада ирле-хатынлы Рәсимә һәм Фәнис Исламовлар бергә гомер итүләренең алтын юбилеен билгеләп үттеләр. Юбилей тантанасы алар моннан 50 ел элек өйләнешкән загс бинасында үтте.
Түбән Кама районы ЗАГС идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, аларның гаилә тарихы Фәнис Исламовның кәләшен алырга ак атларда килүеннән башланган. Ярты гасыр эчендә ир белән хатын бер ул һәм бер кыз үстергәннәр, ә хәзер дүрт оныкларына шатланып яшиләр. Икесе дә шина заводында эшләгән һәм лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннары.
Хәзер Исламовлар пенсиядә, яшелчә бакчаларын карыйлар һәм вакытларын гаиләләре белән үткәрәләр. Озак һәм бәхетле никахларының серен алар хөрмәт итүдә, сабырлыкта һәм үзара аңлашуда күрәләр.
Фото: Түбән Кама ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев