Түбән Камада ел башыннан меңенче бала туган
Бу хакта үзенең Telegram-каналында шәһәр мэры Рамил Муллин хәбәр итте.
Түбән Камада 2024 ел башыннан меңенче бала туган. Яңа туган малайның әти-әнисе — Кристина һәм Дмитрий Прониннар. Бу хакта үзенең Telegram-каналында шәһәр мэры Рамил Муллин хәбәр итте.
2024 елның алты аенда 378 гаиләдә — беренче бала, 327 гаиләдә — икенче, 214 гаиләдә — өченче бала, 81 гаиләдә өчтән артык бала туган.
«Безнең йортларда балалар тавышлары яңгырап торганда безгә яшәргә, эшләргә һәм бу дөньяны яхшырак итәргә кирәк. Ата-аналарга һәм балаларга сәламәтлек һәм бәхет!» — дип язган мэр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев