Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбән Камада әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда гаиләнең роле турында фикер алыштылар

Очрашуда шәһәр администрациясе, иҗтимагый һәм мәгариф оешмалары, шулай ук депутатлар корпусы вәкилләре катнашты.

15 майда Казан инновацион университеты филиалында рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгытуда гаиләнең роле темасына түгәрәк өстәл узды.
Дискуссиядә катнашучылар дәүләтнең гаиләләргә икътисади һәм социаль проектлар ярдәмендә актив ярдәм итүен билгеләп үттеләр. Ләкин моңа да карамастан, яшь буын гаилә корырга һәм балалар тудырырга омтылмый. Шуңа күрә төп максат — муниципаль дәрәҗәдән башлап, бу проблеманы хәл итү юлларын эзләү.

Очрашуда шәһәр администрациясе, иҗтимагый һәм мәгариф оешмалары, шулай ук депутатлар корпусы вәкилләре катнашты.

«Муниципаль дәрәҗәдә районда халык белән, яшьләр белән эшләү мөһим, очрашулар оештырырга һәм аларда гаилә кору алдыннан яшьләрне нинди кыенлыклар көтүен, нәрсәләр белән очрашырга туры киләчәген аңлатырга, кайда ярдәм алырга, киңәшләшергә мөмкин булуын аңлатырга кирәк. Шәһәрдәге көчле гаиләләрне мисал итеп китерү бик мөһим. Өлкән буынны яшьләр белән аралашуга җәлеп итәргә кирәк, шул исәптән ниндидер практик дәресләр кысаларында да. Хәзер буыннар арасындагы бәйләнеш бозылган. Мәсәлән, әби-бабайлар һәм балалар арасындагы бәйләнеш. Шәһәр дәрәҗәсендә моны өлешчә булса да үзгәртергә мөмкин», — диде КИУ Түбән Кама филиалының фәнни-инновацион эшләр буенча директор урынбасары Наилә Җиһаншина.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев