Түбән Кама районында яшәүче Нина Жеребцова үзенең йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Нина Павловна гомер буе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.
10 гыйнварда Кама Аланы бистәсендә яшәүче Нина Жеребцова үзенең йөзенче туган көнен билгеләп үтте.
Нина Павловна гомер буе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Ире белән өч ул тәрбияләп үстерә, алар әти-әниләренә алты онык һәм алты оныкчык бүләк итәләр.
Юбилярны бәйрәм белән Кама Аланы башлыгы Александр Павлов котлады, ул шулай ук РФ Президенты Владимир Путиннан, Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнехановтан, Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозовтан, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляевтан җылы теләкләр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев