Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбән Кама районында яшәүче Галиәхмәтовлар гаилә тормышының 70 еллык юбилеен билгеләп үтте

Мәрзия һәм Гаптеләхәт Галиәхмәтовлар исеме Түбән Кама ЗАГСының Почет китабына кертелгән.

Түбән Кама районында яшәүче Галиәхмәтовлар гаилә тормышының 70 еллык юбилеен билгеләп үтте. ЗАГС идарәсе белгечләре юбилярларны истәлекле вакыйга белән котлау өчен Сухрау авылына килделәр.

Мәрзия һәм Гаптеләхәт Галиәхмәтовлар — хезмәт ветераннары: авыл хуҗалыгында уртак хезмәт стажы 80 елдан артык. Аларның 5 балалары, 11 оныгы һәм 14 оныкчыгы бар.

Галиәхмәтовларның Гаилә агачы аерым игътибарга лаек, аның ботаклары дүрт буынга җәелгән.

Мәрзия һәм Гаптеләхәт Галиәхмәтовлар исеме Түбән Кама ЗАГСының Почет китабына кертелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев