Тәрбияле бала алтыннан да кыйммәтле
Бүгенге кебек компьютер, интернет заманында яшәсәк тә, без укыту эшчәнлегебездә бөек мәгърифәтче, тарихчы, язучы, журналист Риза Фәхретдиннең хезмәтләренә, фикеренә таянабыз. Аның Ш.Мәрҗанинең "Вафийәтел-әслаф..." исемле хезмәте үрнәгендә язылган "Асар", "Тәрбияле бала", "Тәрбияле ата", "Нәсыйхәт", "Шәкертлек әдәбе" китаплары бүгенге көндә дә әһәмиятләрен югалтмый. Бигрәк тә эчкечелек, наркомания, җинаятьчелек чәчәк аткан бу чорда,...
Бүгенге кебек компьютер, интернет заманында яшәсәк тә, без укыту эшчәнлегебездә бөек мәгърифәтче, тарихчы, язучы, журналист Риза Фәхретдиннең хезмәтләренә, фикеренә таянабыз. Аның Ш.Мәрҗанинең "Вафийәтел-әслаф..." исемле хезмәте үрнәгендә язылган "Асар", "Тәрбияле бала", "Тәрбияле ата", "Нәсыйхәт", "Шәкертлек әдәбе" китаплары бүгенге көндә дә әһәмиятләрен югалтмый.
Бигрәк тә эчкечелек, наркомания, җинаятьчелек чәчәк аткан бу чорда, әдипнең әдәплелек турында язган эшләренең ярдәме зур. Әхлаклы балага гына таянырга, тәрбияле егет-кызлар кулына гына киләчәкне ышанып тапшырырга була, аң-белемле, мәгърифәтле кеше генә үз динен, илен, телен саклап кала алачак.
Хәзерге заманда малайларның гына түгел, кыз баланың да укымышлы булуы зарур. Белгәнебезчә, хатын-кызлар машина руленә дә утыралар, тормышны сөйрәүчеләр дә - алар, зур түрәләр булып утыручы апаларның бихисап булуын да искәртми мөмкин түгел. Әйтерсең, Риза Фәхретдин боларның барысын да инде ХIХ йөздә үк күргән, күзаллаган. Ир-егетләр белән беррәттән кызларның да мәгърифәтле булырга тиешлеге турындагы фикерне нәкъ менә ул алга сөргән бит.
Мин, хатын-кыз буларак та, укытучы буларак та Риза Фәхретдиннең бу тәкъдимнәре белән килешәм, аның хезмәтләрен дәресләремдә уңышлы файдаланам. Укучыларымны әдәпле булырга өндим, чөнки әдәплелек, иманлылык, белемлелек аркасында гына күп кешеләр, әле алай гына да түгел, бик күп илләр үзара тату яши.
Үзенең "Тәрбияле бала" исемле китабының иң башында мәшһүр галим, остазыбыз Р.Фәхретдин тәрбияле баланың нинди булырга тиешлеге турында: "Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә - тәрбияле баладыр. Ата һәм ана өчен тәрбияле бала кебек олы байлык һич булмас. Тәрбияле бала дөньяда җанга шатлык һәм ахирәттә йөзгә аклык китерер. Тәрбияле бала - дөнья байлыгына да бирелми һәм бер дәүләт патшалыгы белән дә алыштырылмас - аны һәркем яратыр һәм мактап телгә алып сөйләр, ни сораса да бирерләр. Тәрбиясез баланы бер кеше дә яратмас, йомыш кушмаслар, хурларлар вә кимсетерләр генә", - дип язган.
Тәрбиянең асылы ул балачактан килә, мәктәп елларыннан гына да түгел, бакчадан ук дияр идем мин. "Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас", - дигән бит Р.Фәхретдин. Хәтта әйтергә кирәк, әхлак бала күңеленә бишек җырлары белән салынырга тиеш.
Укыту системасында тәрбия һәрчак алгы планда тора, дәрескә максат куйганда да тәрбияви максат - мәҗбүри. Һәрчак без укучыларыбызны мөлаем, ярдәмчел, юмарт булырга, туган табигатебезне яратырга, туган телебезгә сокланырга, бер-берләренә карата мәрхәмәтле булырга өндибез. Дәрес барышында балаларыбызда этика тәрбиялибез. Дәрестән тыш чаралар үткәрәбез, анда да шушы мәңгелек проблемаларны күтәрәбез, укучыларыбыз һәр очракта да кеше булып калсын дип тырышабыз. Күп ата-аналар балаларының матди ягын гына кайгыртканда, без - укытучылар аларның рухи ягы турында да уйланабыз. Матур киенеп, тәмле ашап үскән баладан кешелеклек сыйфатлары эзлибез, күп очракта таба алмыйбыз, чөнки ата-ана тәрбиягә күптән кул селтәгән. Шул исәптән, кайбер укучыларның үз мөгаллимнәренә ихтирамы да югалган, чөнки андыйларның ата-аналары балалары янында укытучы турында начар сүзләр әйтә, нахак балә яга. Мондый тәрбиядә үскән баладан ни көтергә кала соң? Ә бит инде ничә гасырлар элек Р.Фәхретдин ана тәрбиясенең алыштыргысыз булуын дәлилли. "Тәрбияле аналар һәрвакыт балаларының холыкларын күркәм итәргә тырышырлар", - дигән ул. Безнең төп бурычыбыз - белем белән беррәттән тәрбия бирү, бу җаваплы эшебездә Р.Фәхретдин хезмәтләре һичшиксез мөгаллимнәргә дә, ата-аналарга да ярдәм итәр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев