Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Соңгы өмет

Фәридә Илдусовнаның хатын-кыз табибы буларак, иң яратмаган эше – йөклелек өзү буенча кизү торудыр, мөгаен. Әле бит шулай да була: бер баласы янына икенчесен алып кайтырга куркып, шактый хәлле кешеләр абортка килсә, очын-очка ялгап яшәүче яки салырга бик яратканнар дүртенчесе янына бишенчесен һич шикләнми алып кайта.

Аларны тормыш кыенлыгы да, акчасызлык та куркытмый. Балага бирелә торган пособиегә кызыгып, бер-бер артлы бала ташыйлар.

Табиб ханым Татарстаннан читтә яшәү һәм эшләү вакытында шуны аңлады: татар хатын-кызларының күз карашы бөтенләй башка, үзгә. Аны аңлатып булмый, сабырлар дип әйтергәме соң, моңсулармы, тик «Сез татармы әллә?» – дип сораганда 100 үк булмаса да, 90 процент сиземләве дөрес булып чыга.

Менә бүген дә, «операционная» га кереп, бик яшисе килсә дә әти-әнисе карары белән бу дөньяга туа алмый калган сабыйларны елый-елый үз кулы белән юк иткәнче, ханымнар вә туташларның авыру тарихлары белән танышып утырды. Араларында игътибарын бер ханым җәлеп итте: 42 яшендә үзе, йөклелекләре дистәдән артыкка җыелса да, нигәдер берсен дә алып кайтмаган. Бу яшендә инде монысын да юк итсә, кабат авырга калуы шикле. Шуңа күрә вакытын кызганмый, бу ханымның үзе белән танышып чыгарга булды. Авыру тарихында «Светлана» дип язылса да, моңсу күз карашы бу ханымның татар икәнен әйтеп тора. Чыннан да, теге, гадәттәге әйтелә торган «Сез татармы әллә?», – дигән соравына «Әйе» дигән җавап алды табиб ханым. Чын исеме Сәлимә булып чыкты. Фәридә Илдусовна аңа йөклелекне өзүнең аянычлы нәтиҗәләргә китерүен сөйли башлауга, буаны ерган су кебек, күз яшьләренә тыгылып, эчендәгесен бер тында сөйләп чыкты.

... Ире Хәниф белән яшьтән бер-берсен белеп, шактый очрашып йөргәч кенә өйләнешкәннәр. Беренче елларда ире «Әле аякка басмадык. Үзебез өчен яшик», – дип бәби табуга каршы булса, тора-бара «Эшем авыр, өйдә ял кирәк, бала-чага тавышы тынычлыгымны боза», – дип, гел каршы килгән. Бала яратмаса да, хатыны белән йоклаудан баш тартмаган тагын үзе. Ә Сәлимә, татар хатыннарына гына хас булган холкы белән, иренә ризалашкан. Тик «без капчыкта ятмый» дигәндәй, очраклы гына аның башка гаиләдә ике (!) баласы булуы ачыкланган. Сәлимәнең елавына: «Мин синнән бала теләмим. Әгәр сиңа охшап ямьсез һәм ахмак булсалар...», – дип кенә җавап кайтарган.

Һәм менә, олыгая барган көннәрендә ханымны Аллаһ тагын бер мәртәбә, ә бәлки соңгысыдыр да, сабый белән бүләкләргә ниятләгән. Ире инде билгеле: «Я – мин, я – бала», – дип кырт кискәч, йөклелекне өзәргә карар кылган. «Бу ханым чыннан да ахмак икән», – дип эченнән генә уйласа да, ачуын тыеп кала алмыйча, «Сез картлыгыгызны кайда күз алдына китерәсез? Картлар йортындамы? Ирегез иртәме-соңмы сезне барыбер ташлый. Сез бит аңа кирәкмисез. Ул балалары янына китәчәк. Әле көчегез барда закон белән аерылышыгыз, малыгызны бүлешегез, балагызны табыгыз. Үзегез дә сизәсездер, моңа кадәр ясалган абортлар саны буенча сез, гомумән, инде балага узу сәләтен югалтырга тиеш идегез», – дип, бу ханымны сүкте. Егылганны типкәләү булса да, бу елак һәм кыюсыз ханымны юатасы, хәленә керәсе килмәде нигәдер һәм төрле сәбәп табып, аның йөклелеген өзүне икенче көнгә калдырды, уйларга бераз вакыт бирде.

Иртәгесен эшкә килеп, өс киемен алмаштыруга аның кабинетына Сәлимә үзе килеп керде. Күренеп тора, төне буе йокламыйча, елап чыккан. Еласын, үзен ни көткәнен белеп торырга тиеш ул! Ә менә баланы калдырырга кабул иткән карары бик сөендерде табибны. Җебегән булса да, үз вакытында дөрес карар кабул итә белгән. Фәридә Илдусовна аны шундук икенче палатага күчерде. Йөклелек дәвамында, ханымны үзе карады, чөнки бала язмышы вакыты-вакыты белән кыл өстендә дә торачагын еллар аша җыйган тәҗрибәсе белән сизде ул.

Вакыты җиткәч, кечкенә генә, сау-сәламәт кыз тапты Сәлимә. Шул яшьтә, күпме аборттан соң сәламәт бәби табуын Аллаһ бүләге дими, ни дисең. Табиб юраган юш килде, ире аны дәваханәдән килеп алмады, Сәлимә бәби тапканда, әйберләрен җыеп, теге хатыны янына китеп барган иде, юлына ак җәймә! Андый ирнең булганыннан – булмаганы яхшы.

Бәби тапкан хатын-кызда арыслан йөрәге була диләр түгелме? Сәлимә дә, Фәридә Илдусовна белән аралашканнан соң, шактый нык чарланган, усалланган иде: аерылышканда өйдәге һәр нәрсәне исәпкә алдыртып, закон буенча бүлдертте. Гомере буе эшләп алган өч бүлмәле квартирның, машинаның, бакчаның үзенә һәм кызына тигән ике өлешенә «Ана капиталын» кушып, (ул беренче балага да бирелә башлады бит) ике бүлмәле квартирлы булды.

Алга таба да шулай максатчан булса, кызын үстерергә дә үзендә көч табар әле. Сәлимә белән саубуллашканда «яхшы кеше очраса – бер дә уйлап торма, кияүгә чык», – дип, чираттагы киңәшен бирде Фәридә Илдусовна. Нигә, кайбер хатын-кызларның 55-60 та да кияүгә чыгып, үз бәхетләрен табучылар азмыни? Яшәргә беркайчан да соң түгел. Иң мөһиме – үз вакытында хатаңны танып, дөрес карар кабул итә белергә генә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев