Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Гаилә

«Шатлыкта да, кайгыда да бергә»

Яңа елны якташларым Илмир һәм Алсу Хәмидуллиннар гаилә бәйрәме белән каршы алдылар: 1 гыйнварда – Илмирның, 2 гыйнварда Алсуның юбилейлары билгеләп үтелде. Быел аларның гаилә корып яши башлауларына 54 ел тула.

Илмир Азнакай районының Әлкәй авылыннан. Армия хезмәтен тутырып кайткач, яшьлек шәһәре Түбән Камага килә һәм 53 нче училищега укырга керә. Шул ук училищеда укучы Зәй районы Югары Лоҗы авылы кызы Алсу белән таныша.

Училищены тәмамлагач, яшьләр гаилә кора. Актүбә авылында будкада яши башлаган гаиләне туганнары Үзбәкстан якларына чакырып ала. 1975 елда яшь гаилә Ташкент шәһәренә барып урнаша. Алсу төзелештә плитә ябыштыручы булып эшли башлый, Илмир автокранда хезмәт куя.

Читтән торып, Ленинабад политехникумының автомеханика бүлеген тәмамлый. Туганнары белән ничек кенә матур яшәсәләр дә, Татарстанны сагыналар. 19 елдан соң, яшәгән җирләрен калдырып, гаилә Түбән Камага кайтып төшә. Алсу СУ-21 оешмасында, Илмир Бигеш аэропортының автомобильләрне ремонтлау остаханәсе җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелеп, лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куялар.

Бу тату гаилә ул һәм кыз тәрбияләп үстерә. Кызлары Лилия дәваханәдә фармацевт булып эшли, үзе инде ике бала анасы. Уллары Ленар хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә безнең тыныч тормышыбызны саклый. 2023 елның июнь аенда үзе теләп фронтка киткән егет танкта төбәүче буларак алгы сызыкта хезмәт итә. Ул инде өч тапкыр ялга кайтып киткән, якыннары белән һәрдаим элемтәдә тора.

Алсу белән Илмир актив тормыш алып баралар. Алар – «Кайтаваз» фольклор ансамбленең иң актив әгъзалары. Илмир баянда уйнап җырлый, Алсу белән дуэтта чыгыш ясыйлар. Тормыш юлында янәшә атлап, шатлыкта да, кайгыда да бергә булган бу гаиләгә сокланам мин.

Дуэт җырларындагы кебек, яңа яуган ак карның һәр бөртеге аларга бәхет алып килсен. Ә иң мөһиме – уллары Ленарга гаиләсе янына, барыннан да бигрәк бабасын сагынып көткән оныгы Давид янына исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп булсын иде.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев