Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Сабыр булган — морадына ирешкән

Түбәндәге язманы — Миңсылу әби белән хатыным Фирдәвеснең әңгәмәсен хәтер сандыгыннан алып яздым. Искә алу аларга дога булып ирешсен, рухлары шат булсын.

Яшь вакытта Казанга һәм аннан туган авылга поездда күп йөрергә туры килде. Юлда төрле кешеләр белән очрашасың, танышасың, аралашасың. Кайбер кешеләр күңелләре тулып киткән мизгелдә эч-серләрен яшереп тормый, барысын да сөйләп, күңелен бушата. Кайберләре кайгыларын, шатлыкларын эченә йотып, юлдашлары белән аралашмый үз эченә бикләнеп бара. 

Бу юлы башына ак яулыгын бөркәнгән Миңсылу әби белән урыннарыбыз янәшә туры килде. Әби минем кияүдә булубулмавымны сорашканнан соң, сүз башлады: «ЗАГС мәгълүматларын гел карап барам, өйләнешкән парлар арасында аерылышучылар бигрәк күп бит. Кызым, ашыкма, сиңа насыйп яр беркая да китми. Тормыш коргач та, төрле хәлләр була — сабыр итәргә кирәк. Мин гомер буе түземле булдым. Яшьлегемдә яраткан кешемнән аерып, мине урлап алып кайткан ир белән гомер кичердем. Күрәчәгем булгандыр, дип язмышыма күндем, сабыр иттем. Элек тә үкенмәдем, хәзер дә үкенмим, инсафлы 4 бала үстердек. Менә әле оныгымның никахыннан кайтып барышым». ... 

Кара кашлы, чибәр, 20 яшьлек Миңсылу апага күптән күз атып йөргән Солтан: «Әйдә, утыр атка, өеңә алып кайтып куям», — дип алдалап, аны үзләренә урлап алып кайта. Шулай итеп, ул аның хатыны булып кала. Яшьләр төп нигездә әти-әниләре белән яши башлыйлар. Миңсылу каенана-каената белән уртак тел тиз таба, йорттагы эшләрнең дә күбесе аның җилкәсенә күчә. Яратып йөргән егетен искә алып еш кына күз яшьләре койса да, ирен яратмавын беркемгә дә сиздерми. Үз әнисе «еллар узгач ияләшерсең әле» дисә дә, ияләнә, ярата алмый Миңсылу ирен. 

Биш ел балага уза алмый хатын. Баштарак кулларына гына күтәреп йөргән Солтан үзгәрә — өйгә вакытында кайтмый, кыйнаулары да ешая. Иренең җәберләүләренә түземе төкәнгән хатын җыенып, әти-әнисе янына кайтып китәргә уйласа да, аларны борчуга саласы килми. Эчү беркайчан да яхшыга алып бармый бит, Солтан да исерек килеш утырып чыгып киткән җиреннән, мотоциклы белән капланып, вафат була. 

«Солтан урлап алып киткәнче йөргән егетемне сагынып яшәдем. Урамда очрашканда да кеше сүзеннән куркып, карашымны аска төбәдем. Мин кияүгә чыгып бер ел узгач, ул да өйләнде, күрше авылдан килен төшерделәр. Бер-бер артлы ике кызлары туды. Тик Фәридәсе генә озын гомерле булмады. Башында яман шеш таптылар. Берничә ел чир белән көрәшеп, урын өстендә яткач, ирен һәм ике баласын калдырып, мәңгелеккә күзләрен йомды», — дип искә ала Миңсылу апа. Ике кечкенә бала белән тол калган иргә тормыш итүләре бик җиңел булмагандыр. Күпмедер вакыттан соң Булат яшьли сөйгән яры Миңсылуның тәрәзәсен кага: «Син дә ялгыз, мин дә ялгыз. Әллә шушы ялгызлыкны уртак итеп, гаилә корабызмы? Балаларга әни бик кирәк. Әниләрен бары тик син генә алыштыра аласың», — дигәч, беренче мәхәббәтенә каршы килми ул. Уртак балалары булмагач, Булатның ике кызын бик ярата, балалар да Миңсылуны үз итә. Яраткан кешеңнең янәшәңдә икәнлеген тоеп, аның да бәхетле икәнен күрү — үзе бер куаныч. Әллә ятим балаларны үзенеке кебек итеп кабул иткәнгәме, ир белән биш ел торып та бәби алып кайта алмаган Миңсылу, ярты елда авырга уза. Ике кызга иптәш булып, бер-бер артлы ике малай дөньяга аваз сала. Кызлар да энекәшләрен бик ярата, үз итә. 

Балаларның барысы да гаилә кора, Булат белән Миңсылу рәхәтләнеп оныкларын сөяләр. 

Булатка кияүгә чыккач, намазга баса Миңсылу. Аллаһка шөкер итеп, рәхмәтләрен укып яши. 

Мин үз чиратымда Миңсылу әбигә сокланып туймадым, шундый сөйкемле, кешелекле, гадел. Кыенлыкларны да сабыр һәм түземле булып уздыруы — безнең барыбыз өчен бик кирәкле сыйфат, дип, аңа озын гомер, балаларының оныкларының игътибарын-ихтирамын тоеп, тигезлек белән, кайгы-хәсрәт күрмичә, шатланып яшәвен теләп калдым.
Фото: freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев