Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Гаилә

Президент Указы: Түбән Камада яшәүче зур гаилә «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде

Хәмидуллиннар гаиләсе һәрьяклап бик актив.

Алар — дүрт бала әти-әнисе. Бергә 19 ел гомер итәләр. РФ Президенты Владимир Путин карары нигезендә Алмаз һәм Алия Хәмидуллиннарны «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләү турында Указ имзаланган. 

Түбән Камада яшәүче әлеге күркәм үрнәк гаиләнең зур дәрәҗәдәге бүләккә ия булуы турындагы хәбәр шәһәр халкы арасында, аеруча социаль челтәрләрдә, бик тиз таралды. Бу шатлыклы вакыйгага үзләре бик шатланса да, без башкалар кебек үк гап-гади гаилә, андыйлар безнең шәһәрдә бик күп, ди Хәмидуллиннар. «Мин үзем дә күпбалалы гаиләдә туып үстем. Хәзер инде безнең гаиләдә дә дүрт бала. Олысына — 18 яшь, ул Казанда укый. Икенче кызыбызга — 12, өченчесенә — 10, улыбызга — 4 яшь. Гаиләдә иң беренче бер-береңне аңлау, хөрмәт итү булырга тиеш. Балаларны яратырга, шул ук вакытта нинди бар, шундый итеп кабул итәргә кирәк. Аларга ярдәм кулы сузу һәм фикерләренә колак салу да бик мөһим», — дип ассызыклый Алия Хәмидуллина.

Алия һәм Алмаз икесе дә «Түбән Кама җылылык электр үзәге» ндә хезмәт куя. Шушы дәүләт бүләгенә дәгъва белдерү өчен бу гаиләне хезмәттәшләре тәкъдим иткән. Тиешле вакыт эчендә кирәкле документларны, төрле чараларда катнашып яулаган дипломнарның нөсхәләрен администрациягә тапшырганнар. Бер ел узгач, җавап килгән: гаилә РФ Президенты карары белән «Ата-ана даны» ордены медаленә лаек дип табылган. 

Хәмидуллиннар гаиләсе һәрьяклап бик актив. Алар үз предприятиеләрендә дә, балалары укыган белем бирү учреждениеләрендә дә чараларда актив катнашалар. Шәһәр тормышыннан да читтә калмыйлар. «Безнең балалар рәсем ясау, сәнгатьле итеп шигырь сөйләү, Коръән уку бәйгеләрендә бик теләп катнашалар; кызыбызның гимнастика буенча медальләре күп. Гомумән, актив булырга тырышалар. Без аларга үзебез иң беренче үрнәк күрсәтәбез. Төрле ярминкәләрдә катнашабыз, осталык дәресләре оештырабыз, волонтерларга ярдәм итәбез — балаларыбызны кешелекле, әхлаклы, хезмәт сөючән итеп үстерергә тырышабыз. Һәр һөнәр иясе дә ихтирамга лаек. Осталык дәресләрендә без шуны аңлатабыз. Мәсәлән, ипинең агачта үсмәвен, икмәк үстерү өчен никадәр көч түгәргә кирәк булуын аңлатабыз», — ди күпбалалы әни. 

Гаиләнең елдан-ел сакланып килә торган үз матур гореф-гадәтләре бар. Корбан чалу, Коръән ашлары уздыру, туганлыкны саклап, еш кына авылга кайту, якыннарга игътибар итү, балаларны милли мохиттә тәрбияләү мөһим алар өчен. Шулай ук күпбалалы гаилә бергәләп табигатьтә ял итәргә, урманга җиләккә, гөмбәгә барырга, сәяхәт итәргә ярата. Җәмгыять өчен, ил өчен файдалы һәм кирәкле булып яшәү — гаиләнең төп девизы дияргә була. «Мин өйдә тик утырырга яратмыйм, алай күңелсез. Шуңа күрә төрле түгәрәкләргә йөрим, бәйгеләрдә, шәһәрдә уза торган чараларда катнашам. Анда мин кешеләр белән аралашам, бик күп нәрсәгә өйрәнәм», — ди 10 яшьлек Аиша.

Гаилә кыйммәтләрен саклап, үзләре үрнәгендә Хәмидуллиннар күпбалалы булуның нинди зур шатлык икәнлеген исбатлап торалар. Җәмгыятьнең бөтенлеген, ныклыгын тәэмин итүгә андый матур гаиләләрнең никадәр зур өлеш кертүен ассызыкламый мөмкин түгел. 

«Ата-ана даны» медален Алмаз һәм Алия Хәмидуллиннар әлегә кулга алмаганнар. Дулкынландыргыч мизгелләр әле алда. Дәрәҗәле бүләкне үрнәк гаиләгә тантаналы рәвештә үзебездә, Түбән Камада тапшырачаклар.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев