Мәхәббәт ташламасын
«Дөньяда яраткан кешең булса, яшәве чыннан да җиңелрәк. Минем турын¬да да яз әле, укыйк бер яшь чакларны искә төшереп, елмаеп алыйк», – диде бер¬вакыт танышым. Аның сөйләгәннәрен язып алып, «Туган як» укучыларына тәкъдим итәм.
– Шау-шулы студент еллары артта калды. Төрле яклардан җыелган төрле милләт балалары белән, биш ел буе туганлашып беткән идек. Бер гаилә кешеләре кебек бары – бергә, югы – уртак, дигәндәй. Чыгарылыш кичәсе, уен-көлке, биюләр. Борчылулар артта калды. Алда олы тормыш юлы көтә. Читтән генә тамаша күзәткәндәй карап торам. Шулчак берәү русча: «Сине биергә чакырырга мөмкинме?» – дип яныма килде. Эчтән генә: «Синең урында башка кеше булса, яхшырак булыр иде», – дим. Теләмәсәм дә, бергәләп биеп киттек, матур кичәнең ямен җибәрәсем килмәде. Оста бии, үземә дә кыен булып китте. Дәшми генә биибез. Тынычлык эчне пошыра башлады. «Бас кызым Әпипә» дип суздым. «Син басмасаң, мин басам», дип куймасынмы?! Урыс малае дип йөргән сары чәчле Борис, Барый булып чыкты. «Кем генә булсаң да, синең өчен йөрәгемдә урын юк, нишлим соң?». Егетем кыюланып: «Мин сине биш ел буе күзәтеп йөрдем, хыялымда йөрттем, син генә сизмәдең. Ниһаять, очраштык», дип сөйләнде бугай. Тагын әллә нәрсәләр сөйләде, тик югалып калып, тыңламадым да. Рәхмәт әйттем дә китеп бардым. Очрашу турында ул башка сүз катмады.
Шуннан соң Барый дигән кеше бер тапкыр да уема кермәде. Чөнки сөйгәнем бар иде. Кияүгә чыгарга әзерләндем. Бу вакытта барлык кызлар да ныклы гаилә корырга, бер-берсен яратырга, бәхетле яшәп картаерга, хәтта бер көндә үләргә хыялланалардыр. Без дә сөйгәнем белән шундый вәгъдәләр бирештек. Өйдә савыт-саба шалтыраса-шалтырасын, тик ватылмасын гына. Ирем эш сөючән, игътибарлы, кече күңелле булды. Ике улыбыз дөньяга килде, үстеләр, югары уку йортларын тәмамлап, инде яраткан эшләрендә хезмәт куялар.
Елга өстендәге шома боз кисәк кенә ярылган кебек, безнең гаилә дә ныклыгын югалта башлады. Шартлап сынмаса да, менә авам-авам дип селкенеп торган агачны хәтерләтә. 20 ел гомер иткән ирем, безне калдырып, туган авылына кайтып китте. Туганнары: «Син кече энекәш. Әти-әни нигезендә син яшәргә тиеш», – дигәч, каршы тора алмады. Башта кайтып-китеп йөрсә, тора-бара аралар суынды. Ике малайга да туй ясарга булышты үзе. Телефоннан шалтыратып, хәлләрне белешә. Шулай ирле-ирсез яшим.
Уңган-булган ирләрне күзәтеп кенә торалар. Авылда күрше хатыны башта хәл белешергә кергән, аннары бөтенләй күченгән. Эчемнән сызлансам да, рәнҗемәдем, ялгызлык рәхәт түгел бит. Минем янымда балаларым, оныкларым бар...
Бервакыт ишектә кыңгырау чыңлады. Ачып җибәрсәм, бусагада Барый тора. Авызы – колагында, кулында – чәчәк бәйләме. Ялгыз яшәвем турында күптән ишетсә дә, һаман килергә кыенсынган. Хуш, керттем үзен, чәй куйдым. Чәйләп, сөйләшеп утыра торгач, кич җитте, кунагымның китәргә исәбендә дә юк. Ничек кирәк, шулай чыгарып җибәрдем. «Кусаң да ачуланмыйм. Ерактан гына булса да карап калырга рөхсәт ит», – диде. «Ике гомер яшәп булмый, вакытыңны әрәм итмә», – дип ачуланып та карадым.
Һәр җимешнең үз тәме булган кебек, кешенең яратканы да бер генә. Ага сулар, уза гомер – анысын да аңлыйбыз, тик нигәдер шул вакытның кадерләрен белмибез. Һәр якты көн – олы бәйрәм, сәламәт кенә булыйк. Тормышка ашмаган хыялны истәлек итеп сак-лыйк. Кешене хыял, өмет яшәтә. «Хәлләремне аңла димим, барыбер аңламассың. Яшерен сөям, яшерен көям, мәхәббәт ташламасын» дигән SMS-хәбәрләр җибәрә Борис-Барый.
Шунысын онытма: теләсә нәрсә ашаганчы ач йөр, яратмаган кеше белән гомер иткәнче, үзең генә яшә, – дип тәмамлады танышым.
Кәүсәрия Шәйдуллина
Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев