Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Күркәм гаилә җимешләре

Быел Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллин гаиләсенә 50 ел тула.

Түбән Камада күркәм гадәт бар: ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре шәһәрдәшләребезнең гаилә корган юбилей даталарын зурлап билгеләп үтәләр. Быел июнь аенда Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллин гаиләсенә 50 ел тула.

Рафаил сигез бала үскән гаиләдә төпчек булса да, сугыштан кайткан әтисенә ныклы ярдәмче булып үсә. Кечкенәдән кулына чалгы тота, хәтта берчак яңа үткенләнгән чалгыга басып, аягын нык җәрәхәтли... Әмма авыр эштән курыкмый, аягы төзәлүгә, яңадан әтисе белән басу-болынга йөри. 

Мәктәпне тәмамлагач, хезмәт эшчәнлеген "Татэнергострой«ның СМУ-4 оешмасында конструкцияләр монтажлаучы буларак башлый. Тиздән аны хәрби комиссариатка чакырып, СССРның Хәрби-Диңгез флоты гаскәрләренә алалар. Хәрби хезмәтен Ленинградтагы су астында йөзү отряды (КУОПП) базасында радиометрист һөнәрен үзләштерүдән башлый. Өч ел дәвамында 641 нче проектлы су асты көймәсендә хезмәт итә. Бик җаваплы һәм тырыш егетне радиометристлар отделениесе командиры итеп билгелиләр. Балтик диңгезе флотыннан Р. Хәбибуллин I-дәрәҗә старшина званиесе белән демобилизацияләнә. 

Кайтуга Рафаил көнкүреш техникасын ремонтлау фабрикасына радиомеханик булып урнаша. 1973 нче елны дус егетләре белән «Кристалл» ресторанына ял итәргә баргач, ул үзенең сөйгән ярын, киләчәктә гомер иптәше булачак кызны очрата. Күрше өстәл артында 3 егет белән янәшә утыручы чибәркәйне биергә чакырырга күпләр шүрли. Тик флотта әйтмешли, «моряк всегда моряк», Рафаил тәвәккәлләп, кызны биергә чакыра. Аның исеме Гөләмдәм икәнен, Тула якларыннан кайткан шахтер Миңнулла кызы икәнен белә. Ә ресторанга аны туган абыйлары алып килгән икән...

Бер ел вакыт та узмый, 1974 елның җәендә Каенлыда бар туганнар Сабантуе бәйрәменә җыелгач, әтисе Исмәгыйль улына: «Миннән сезгә бер сарык, өйләнергә сиңа бер атна вакыт», — дип әмер бирә. Рафаил үз сүзләре буенча «башына кувалда белән суккан» кебек аптырап кала. Гомерлек юлдашыңны ялгышмыйча сайларга кирәк бит! Кулын сорарга баргач, Гөләмдәм «Без бит берберебезне әле якын белмибез», — дип тиз генә ризалашмый. Әмма Рафаил аның әти-әниләре белән яхшылап сөйләшеп, рөхсәт ала, 1974 елның 22 июненә туй билгелиләр. ЗАГСта язылышканнан соң авылга кайталар, гөрләтеп ике көн туй уздыралар. Кавышу көннәре бүгенгедәй якты хатирәләр белән истә аларның...

Еллар узган саен Рафаил тормыш иптәшен дөрес сайлавына инана, хезмәтендә булган бар уңышларында Гөләмдәмнең дә өлеше зур дип саный. Юкка гына, акыллы хатын иренең уйларын, ни әйтергә теләвен аның күз карашыннан аңлый, дип әйтмиләр бит... 

Менә шулай 50 ел гомер узып та китә. Төрле кыенлыклар, зур кайгылар бергә җиңелә, сөенеч-шатлыклар да була бу чорда. Р. Хәбибуллин ун елдан артык Казан филиалының «Гарант» техник-сәүдә үзәге директоры булып эшли. 21 ел буе Түбән Каманың «Горэлектротранспорт» дәүләт унитар предприятиесен җитәкли. Һәрвакытта Рафил Исмәгыйль улы бик актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара. Өч чакырылыш Каенлы һәм Иске Чишмә авыл җирлекләре Советлары депутаты итеп сайлана, шул исәптән, ике чакырылыш — Түбән Кама муниципаль районы Советы депутаты була. Районның авыл җирлекләре территориясендә җирле үзидарәне үстерүгә, хәйрия эшен алып баруга зур өлеш кертә. Бигрәк тә мәчет төзелешенә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларына һәйкәл торгызуга ярдәм итә. 

Күпьеллык нәтиҗәле эше һәм зур шәхси өлеше өчен Рафаил Исмәгыйль улы зур дәүләт бүләкләре белән: «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә орден медале, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Россия шәһәр электртранспортының мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән бүләкләнә, «Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» исеменә лаек була. Шәһәр Советының 2020 елның 27 августындагы 54 номерлы карары белән Р. И. Хәбибуллинга «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә. 2021 елда Рафаил Исмәгыйль улы бертавыштан Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы итеп кабул ителде һәм бу оешмада бик нәтиҗәле эшләп килә. Тыныч, ипле тавышы һәм төпле фикерләре белән ул утырышларда үзенең абруйлы киңәш-тәкъдимнәрен һәрчак әйтеп бара. Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга гуманитар ярдәм оештыруда бик актив катнаша ул. Түбән Камада хәрби су асты көймә диңгезчеләренең ветеран оешмасындагы иптәшләре белән Рафаил Исмәгыйль улы Хәбибуллин иске УАЗ машинасын үз исәпләренә ремонтлатып, фронтка санитармикроавтобус итеп ясап җибәрделәр... 

Узган җәй аксакаллар шурасы әгъзаларын ул Каенлыга кунакка чакырды. Аларның йортын табу җиңел — йорт түбәсендә ак аю төшерелгән флюгер ерактан күренә, капкада зәвык белән ясалган зур штурвал һәм якорьлар... Ихатага кергәч, төрле җирләрдә су асты көймәсе макетлары — санап бетерә алмадык, барлыгы ничәү икән алар? Ишек алдының күп өлешен чәчәк түтәлләре биләгән, алар өстенә колачы метр хәтле «күбәләкләр» кунган. Күз явын алырлык чәчәкләр — Гөләмдәм ханым белән икесенең уртак мәхәббәте! 

Яшелчә бакчасында бәрәңге рәтләре гүя «смирно» командасына үрә каткан, һәрбер сортның үз номеры бар. Помидор-борычлар уңышы турында әйтәсе дә юк, аларны ВДНХ күргәзмәсенә җибәрергә була! Тагын шуңа игътибар иттек: күп түтәлләр баскычлап, күтәртелеп ясалган. Хуҗа сүзләре буенча, хатыны Гөләмдәмгә эшләргә уңайлы булсын дип, махсус шулай эшләгән. 

Бакча артында алма-җимеш агачлары искиткеч матур, койма буенда, читтән караганда, күккә элеп куелгандай беседка. Бар җирдә тәртип һәм пөхтәлек, «алтын куллы» хуҗаның һәм бик тырыш хуҗабикәнең уртак хезмәт җимешләре. Без, аксакаллар, Рафаил әфәнденең ирешкән уңышларына, кылган изге гамәлләренә чын күңелдән сокландык... 

Яшь чакта безгә бабайлар үзеңә тиң ярны ялда түгел, эш урынында табу мәҗбүри, дип әйтәләр иде. Заманасында шулай, ресторанда кәеф-сафа корып йөрергә яратучылар, имеш, күбрәк булгандыр. Миңа калса, гомерлеккә мәхәббәт танышу урыны кайдалыктан тормый. Бер-береңә тугры булып 50 ел дәвамында сокландыргыч пар булган, бүген инде яраткан өч онык, ике оныкчыклары үсеп килүче Хәбибуллиннар гаиләсе тарихы шуңа бик төпле мисал.

Фәрит Вагыйзов, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы.
Автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев