Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Күпләргә үрнәк, тырыш гаилә алар

Татарларда «Чиләгенә күрә капкачы – менә шулдыр бәхетнең ачкычы» дигән әйтем бар. Мөхлисовлар гаиләсе дә 39 ел бер-берсенә терәк-таяныч булып, бәхетле гомер кичерә.

Гөлчирә һәм Исхак Мөхлисовлар районыбызның Түбән Уратма авылында абруй казанган, дәрәҗәле, хөрмәткә лаек гаиләләрнең берсе.

Гаилә башы Исхак Фәйзерахман улы гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган шәхес, мәктәп директоры, озак һәм намуслы хезмәте өчен «Халык мәгарифе отличнигы» мактаулы исеме, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясендә катнашучының мактау билгесе белән бүләкләнгән. Әйткән сүзендә тора белгән, башлаган эшен җиренә җиткереп үтәгән «алтын куллы һәм олы йөрәкле» ирнең гомерлек юлдашы да шундый сыйфатларга хас була торгандыр?!

Хуҗабикә Гөлчирә Равил кызы хезмәт юлының 20 елын совхозда хисапчы булып эшли, аннан соң Түбән Уратма урта мәктәбендә китапханәче эшенә күчә. Мәктәптә эшләгәндә балаларда китап укуга һәм әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт тәрбияләүдә күп көч куя, авылдашлары һәм хезмәттәшләре арасында абруй казана. Тырыш хезмәте өчен Г. Мөхлисова бик күп Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Һәр ата-ананың бурычы – балалары дөньяга килгән беренче көннәреннән, ана сөте белән үк балаларга яхшы сыйфатлар сеңдереп, тәрбияле, белемле, ул-кызлар тәрбияләү. Язма геройлары да уллары Рөстәм һәм кызлары Гөлназга үрнәк әти-әни булып, тәрбия орлыклары чәчкән. Бүген инде алар дүрт онык өчен кадерле, яраткан дәү әти, дәү әни. Әгәр кыз бала кечкенәдән әнисенең аш бүлмәсендә пешеренгәнен, гаилә башлыгын тәмле ризыклар белән каршы алганын күреп үссә, өйдә чисталык һәм тәртип хөкем сөрсә – ул начар хатын яки хуҗабикә булмас. Ир бала да һәрвакыт әтисенең нидер белән мәшгуль булуын күреп торса, аңа ияреп йорт эшләрендә булышса, гамьсез, ваемсыз булып үсмәс. Мондый тәртипле, эшчән гаиләдә балаларның юкны бушка аударып йөрергә вакыты калмый.

Гөлчирә һәм Исхак Мөхлисовлар – күпләргә үрнәк, тырыш гаилә. Төпле фикерләре, эчкерсез киңәшләре белән яшь гаиләләргә ярдәмче алар.

Директор булуып эшләү дәверендә Исхак Фәйзерахман улы күпме баланы ихлас киңәшләре, теләкләре белән олы тормыш юлына озаткан педагог. Яшь чакта көрәш белән шөгыльләнеп, берничә ел Сабантуй батыры булган, аннан инде күп еллар дәвамында «милли көрәш» спорт секциясен алып барган остаз да әле ул. Аның шәкертләре – район, зона ярышлары җиңүчеләре. 1995 елдан Исхак Фәйзерахман улы Түбән Кама муниципаль районы Түбән Уратма авыл җирлеге Советына депутат булып сайлана. Тәҗрибәле мөгаллим бүген дә алдынгы сафта – яшьләргә ярдәм кулы суза, эш тәҗрибәсе белән актив уртаклаша. Ул районның директорлар советы әгъзасы, яшь директорларның остазы. Ә бу үрләрне яулауга тылың ныклы, үзең сайлаган парың акыллы, сабыр, тырыш булганда гына ирешеп була.

Авылда гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш, тату икәнен тою өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу җитә. Чөнки булган кеше беркайчан да кул кушырып утырмый, ел әйләнәсендә нинди дә булса шөгыль-мәшәкать таба ул. Мөхлисовлар да умартачылык белән шөгыльләнә, каралты-курада бакчаларында чисталык, тәртип хөкем сөрә.

Әле яңа гаилә коручылар яки өйләнешергә җыенучылар, Гөлчирә һәм Исхак Мөхлисовлар кебек үзара хөрмәтләшеп, бер-берсенең кадерен белеп яшәү генә, гаиләне тату һәм бәхетле иткәнен белеп торса иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев