Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Кеше өлешенә керсәң...

Кәүсәрия Шәйдуллина

Хуш исләрен таратып, шау чәчәккә күмелеп утырган шомырт чәчәкләренә сокланмый мөмкин түгел.

— Безнең мәхәббәтебез дә шушы чәчәкләрдәй һәрвакыт ап-ак булыр, гомеребез буена тап төшерми сакларбыз, — дип сөйләнә-сөйләнә Мурат сөйгәне Гөлнарага шомырт чәчәкләре бәйләме тоттырды. Бу минутларда егет белән кыздан да бәхетлерәк кеше булмагандыр.
— Шиңмәс чәчәгем минем, синнән башка миңа беркем дә кирәкми, — дип Гөлнара да егеткә ныграк сыенды. 

Мәхәббәт диңгезендә йөрү шулай була торгандыр инде ул. Зур диңгездә икәүдән-икәү. Иксез-чиксез, очы-кырые күренми. Тик гомер диңгезе башкачарак хәл кыла шул, өметхыялларны юкка чыгара... 

Гөлнара белән Мурат мәктәп елларыннан ук бергә булдылар, әти-әниләре дә бер-берләренә шаяртып, «кода-кодагый» дип йөрешәләр иде. Һәм моңа беркем дә гаҗәпләнмәде, шулай тиеш кебек кабул иттеләр. Муратка армия сафларына барыр чак җитте. Артык вәгъдәләр куешмый гына саубуллаштылар, чөнки бер-берләренә үзләренә ышанган кебек ышаналар иде. Тик алда әйтеп узган язмыш җилләре гел көтмәгән яктан исеп куя шул... 

Җәйге челләдә җиләк җыйган чакларыгызны искә төшерегез әле. Берни уйламый, сөенәсөенә чиләкне тутырам дип җиләк җыеп йөргәндә, үлән арасыннан кара елан килеп чыга! Мурат белән Гөлнара арасына да Сәлимә исемле авылдаш кызлары шундый кара елан булып керә. 

Санаулы көннәр тиз үтә бит ул. Мурат та армия хезмәтеннән беркемгә әйтмичә, имеш сюрприз ясый, берничә көнгә иртәрәк кайтып төшә. Кирәк бит, нәкъ шул көнне Гөлнара күрше авылда яшәүче әбисенең хәлен белергә китә. Әнисе: «бүген йөрмә, иртәгә үзем барырмын», — дисә дә, «әбиемне сагындым, озак тормам» , — дип чыгып китә.

Гәүдәсенә килешеп торган солдат формасы кигән Мурат Гөлнараларга килсә — кыз өйдә юк. «Ярар, әллә кая китмәгән. Бүген булмаса, иртәгә очрашырбыз», — дип, өенә юнәлсә, каршысында авызын ерып, авылдашы Сәлимә тора.

— Нәрсә егет, юлың уңмады әллә? Күрше авылга, егете янына китте сөйгәнең. Тиздән өйләнешәселәр дип ишеттем. 
— Авызыңнан җил алсын, Гөлнара вәгъдәсен боза торган кыз түгел, — дисә дә, егет күңеленең нечкә бер кылы тартылып куйган кебек булды. 
— Кай җиренә кызыгасыңдыр инде шул Гөлнараның. Ни буе юк, ни авызыннан бер сүз тартып алып булмый... 

Бу мизгелдә Мурат кызны бәреп егасы килсә дә, тиз генә үзен кулга алып өлгерде: 
— Аның каравы синең буең да, телең дә үскән. Авызыңда бер җүнле сүзең юк. 

Егетнең ачулануын Сәлимә сизмәгән кебек кыланды. Ул инде күптән егеткә күз атып йөри һәм аны үзенеке итү өчен тозак корып куйган иде. 
— Ярар, солдат, бер ел туган як табигатен күрми тордың. Әйдә сөйгәнең кайтканчы елга буйларын бер урап килик, дип, егетне култыклап ук алды. Мурат, аны-моны уйламый, «бер йөреп килгәннән берни булмас», — дип ризалашты. Һәм Сәлимә корган тозакка ничек килеп капканын сизми дә калды...

Икенче көнне суга барган Гөлнараны махсус күреп: «Мурат хәзер минеке, без бергә булдык, ышанмасаң үзеннән сора», — дип кызу-кызу тезеп китте Сәлимә. 

Чәчәк бәйләме тотып килгән Муратны куып җибәрде Гөлнара. Бәхетле булуларын теләп, ишекне ябып куйды. 

... Бер көнне Муратлар гаиләсе кичке ашка җыелган иде, Сәлимәнең әтисе белән әнисе килеп керде. Хуҗаларның өстәл янына чакыруларына җавап итеп: «Ашаган чаклар да булыр әле, кода», — дип авызын ерып, Сәлимәнең әтисе килүләренең сәбәбен аңлата.

Мурат Сәлимәне яратмаса да — өйләнергә мәҗбүр, кияүгә алмаса нәрсә буласын чамалый... Туйда Сәлимә сөенеченнән биеп туймаса, Мурат аяктан егылганчы исереп, аерым бүлмәгә кереп ятты. Җыелган кунаклар кияүдән башка да бик шәп бәйрәм иттеләр. Туйдан соң Сәлимә Муратның бер алдына, биш артына төшсә дә, Мурат: «үзеңнекен эшләдең, миннән башканы көтмә», — дип кырт кисте. Бала туу шатлыгы да Муратның күңелен йомшартмады. «Әти булырмын, ир булмам», — дип нарасыен каршы алырга әзерләнде. Хатынын күрмәс өчен эштән кайтуга баланы урамга алып чыгып, озаклап йөреп кайтырга гадәтләнде. Сабыйларын ул үстерде дисәк тә була. 

Тик балалары беренче сыйныфны тәмамлаганда ямьле җәй белән гаиләгә кайгы килде. Муратның бердәнбер улы урамда уйнаганда, тубы артыннан чабып, зур тизлек белән чапкан машина астына барып керә. Улын җирләгәннән соң Мурат бу өйдә башка кала алмый, киемсалымын чемоданга тутырып, бөтенләйгә чыгып китә. Гомер үз агымы белән ага, олыгайган Мурат та картлар йорты ишеген кага. Ялгызлыкны яратмый ул. 

Мурат белән Сәлимә турында сөйләп Гөлнараны онытып җибәрмик. Шәһәргә китеп, югары юридик белем ала ул. Чакыручы булса да, кияүгә чыкмый, ялгыз картая. «Дөнья хәлен белеп булмый, авырып китүем бар. Кем минем авызга бер кашык су салыр», — дип, ул да картлар йортына юл ала. Адресы бик таныш бу йортның аңа. Эшләп йөргән чакларында еш кына биредә булып, ярдәм кулы сузды. Менә хәзер үзе яшәргә дип килеше... 

Ишекне ачып керүгә, тәрәзәгә карап утырган чал чәчле абзый борылып: «Исәнме Гөлнара! Син килгән саен артыңнан карап кала идем. Кичермәссең дип, сүз дәшәргә курыктым. Хәзер менә батырлыгымны җыеп, ни булса — шул булыр дип, дәшәргә булдым».

Гөлнара бу ир-егетнең яшьлек мәхәббәте Мурат икәнен танып алды. «Аллаһ безне картлык көнебездә юкка очраштырмагандыр», — дип, Мурат йортына кайтып никах укыттылар. Соң булса да уң булсын дип, бергә яши башладылар. 

Ә Сәлимә белән ниләр булып бетте дисезме? Кеше бәхетен урлап, бәхетле булып булмаганын, урланган мәхәббәтнең аныкы булмавын яхшы аңлап, башка юл тапмый, эчүчелеккә сабыша ул. Шулай шул, урлама — ул барыбер синеке булмаячак. 

Фото freepik. com.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев