Гореф-гадәтләрне саклап: Түбән Кама балалар бакчасында сөлге көнен билгеләп үттеләр
Балалар чарага әниләре һәм әбиләре белән иҗади номерлар әзерләп килгән.
Түбән Каманың 87нче балалар бакчасында милли бизәкле сөлге көне үткәрелде.
Бу предмет татар мәдәниятенең мөһим өлеше булып тора һәм безнең ата-бабаларыбыз аны төрлечә кулланган.
Балалар чарага әниләре һәм әбиләре белән иҗади номерлар әзерләп килгән. Шулай ук чарада катнашучылар өчен татар милли мәдәнияте турында театральләштерелгән тамаша әзерләнгән иде.
«Шул рәвешле без халкыбыз мирасын саклап калырга тырышабыз. Мондый бәйрәмнәр бездә татарча да, русча да уза», — диде 87нче балалар бакчасы мөдире Айгөл Сафина.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев