Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

«Гаилә — Түбән Кама горурлыгы» шәһәр конкурсында җиңүчеләр билгеләнде

Конкурсның максаты — шәһәр һәм районның үрнәк гаиләләрен ачыклау.

«Гаилә — Түбән Кама горурлыгы» муниципаль конкурсында Лотфуллиннар гаиләсе җиңүче булды. Гелназ һәм Зөлфәт Лотфуллиннар 1992 елның 29 августында өйләнешкән.

Зөлфәт 25 ел шәһәрне формалаштыручы предприятиеләрнең берсендә эшли, Гелназ 93 нче балалар бакчасы мөдире. Алар уллары Алмаз һәм кызлары Гөлинәне тәрбияләп үстерә.

Лотфуллиннар гаиләсенең төп мавыгуы — генеалогик агач булдыру, ул инде 14 буын, 3 000нән артык персоналийдан тора. 2008 елда Лотфуллиннар «Гаилә учагы — без бергә бәхетле» конкурсының «Гран-при» ияләре булды, 2024 елда «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы — Тарихта без эзлебез» республика конкурсының муниципаль этабында җиңү яуладылар.

Яраткан гаилә бәйрәме — Сабантуй, анда балалар да, ата-аналар да катнаша: Алмаз белән Гөлинә мәдәни программада катнашса, Зөлфәт Миңнефаяз улы көрәштә үз көчләрен сынады.

Фото: Түбән Кама хакимиятенең матбугат хезмәте

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев