Гаилә көне алдыннан Түбән Камада 11 пар өйләнешкән
Бу хакта ЗАГС белгечләре хәбәр итә.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Түбән Камада яшәүче 11 пар законлы никахларын теркәгән.
Тантаналы шартларда ЗАГС идарәсе белгечләре яшь парларга беренче гаилә документын — никахлашу турында таныклык тапшырды.
«Кадерле яшь парлар! Бер-берегезне һәм гаилә бәхетегезне саклагыз», — дип теләделәр яшь парларга ЗАГС белгечләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев