Гаяновлар гаиләсе: алар күз алдында Түбән Кама төзелгән
Алар икесе дә яңа төзелә башлаган шәһәргә 60 нчы елларда килеп төпләнәләр.
Киләсе елда Түбән Кама шәһәре үзенең 60 еллык күркәм юбилеен каршы алачак. Аның үсешендә, чәчәк атуында беренче төзүчеләрнең тырышлыгын искә алмый мөмкин түгел. Бу язмада сүзебез Гаяновлар гаиләсе турында булыр.

Алар икесе дә яңа төзелә башлаган шәһәргә 60 нчы елларда килеп төпләнәләр. Ислам абый — Балык бистәсе районыннан, Зәрия апа — Лениногорскидан. Бүгенге көндә хезмәт ветераннары тормышларын Түбән Кама белән бәйләгәннәре өчен горурланып яшиләр.
Зәрия ханым бирегә килеп урнашкач та штукатурмаляр булып эшли башлый. Шәһәрнең беренче мәктәбен һәм «Кама» кибетен төзүгә үз өлешен кертә. Шул ук вакытта кичке мәктәптә укый, аннары 44 нче һөнәри училищены тәмамлый. Шуннан соң Зәрия апа химкомбинатның 21 нче цехында эшли башлый, хәтта беренче газ фракциясе җайланмасын эшләтеп җибәрүнең шаһиты була. «Мин монда килгәндә, шәһәр ике катлы бараклардан гына тора иде. Шундыйларның берсендә тулай торакта яшәдек. Бергә яшәгән кызлар белән бик дус идек, барыбыз да авыллардан килгән. Ул вакытта транспорт юк, йөгерә-йөгерә эшкә бардык. Кайткач кич белән мин үзем укуга ашыга идем. Андыйлар бик күп түгел иде, ләкин мин укырга, кеше булырга, үрнәк булырга тырыштым. Укуда да, эштә дә», — дип искә ала хезмәт ветераны.
Ислам Гаянов Түбән Камага бераз соңрак килә, башта машина йөртүче булып төзелеш-монтаж идарәсендә эшли, аннары автотранспорт предприятиесенә күчә. Соңрак аның хезмәт юлы да химкомбинат белән тоташа. «Без бит сугышка кадәр туып, авылда чабата киеп үскән балалар. Сугыш авырлыкларын күп күрдек. Эштән куркып тормадык. Мин берникадәр вакыт Казахстанда яшәп алдым, бер рус сүзе белми торган вакытлар бар иде. Югалып калмадык. Ат җигүдән башка эш белми идем. «Төзелеш механизмы» дигән курсларда укыдым. Укытучы әйткәннәрне язып кайта идем, ә җизни тәрҗемә итә, аңлата иде. Казахстанда төзелештә эшләдем, Түбән Камага килеп урнашкач та, шушы өлкәдә хезмәт куйдым. Отгул, прогул дигән нәрсәне белмәдек, эшләдек тә эшләдек», — дип сөйләде Ислам абый.

1968 елда Ислам әфәндене Зәрия апа эшләгән заводка күчерәләр, шунда машинада хезмәт күрсәтә ул. Танышканнан соң берникадәр вакыт узгач, яшь пар өйләнешергә була. ЗАГСка бару тарихы да кызыклы. Ислам абыйның Фәрит исемле дусты Николай Лемаевның шоферы булып эшләгән икән. Никахлашу тантанасына бару өчен җитәкченең машинасын сорап торганнар. Тырыш, намуслы хезмәткәр булгангадыр дип уйлыйм, бу үтенечне кире какмаганнар. «Ул вакытта җиңел машина юк бит инде беркемдә дә. Сорап карадым, бирмәс микән дип. Берсүзсез ризалашты. Әле ул үзенең урынбасарларына да бирми иде машинаны. Менә шулай Лемаев машинасында бардык ЗАГСка. Туйдан фотоларыбыз бар, тик менә машина янында гына төшмәгәнбез истәлеккә. Әле аннан соң беренче балабыз тугач та, бала тудыру йортыннан шул машина белән барып алдык улыбызны», — ди гаилә башлыгы.

Ислам һәм Зәрия Гаяновлар ике бала — ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Ленар — Казанда, кызлары Гөлия Түбән Камада яши. Гаяновларның 4 оныклары бар. Инде 2 оныкчык та үсеп килә. Без килгәндә гаилә бергә түгәрәк табын артында җыелып утыра иде. Гаиләнең шундый дус һәм бердәм булуыннан да зур шатлык юктыр, мөгаен. 13 декабрь көнне Ислам абый һәм Зәрия апаның гаилә корганнарына 57 ел тула. Үзләре никадәр эшчән, тырыш булсалар, балаларын да шундый ук хезмәт сөючән итеп тәрбияләргә тырышканнар алар. «Әти-әнигә без биргән тәрбияләре, үгет-нәсыйхәтләре өчен бик тә рәхмәтле. Белем бирделәр, тырыш һәм максатчан булырга, үз юлыңнан тайпылмаска өйрәттеләр. Аларның тәрбиясе ярдәмендә мин теләгәнемә ирештем һәм алга таба да үсәм дип әйтер идем. Әти-әнигә озын гомер, саулык телисе килә. Аларның барысы да әйбәт булса, безнең дә шулай булачак», — дип уртаклашты уллары Ленар.

Бүгенге күпьеллык хезмәтләренең җимешләрен күреп яши бу гаилә. Хәзерге вакытта шәһәрнең чәчәк атуында, аның үсеш алуында бу ике кешенең дә өлеше зур. Сабырлык, тырышлык, үҗәтлек кебек күркәм сыйфатлар эштә дә, гаиләдә дә уңышка ирешергә этәргеч биргәндер. «Түбән Кама безнең күз алдында үсте. Бүгенге вакытта шушында яшәвебез белән без бик тә бәхетле. Кайчандыр шушында килеп урнашып, без шушы киләчәкне төзедек, үзебез, балалар өчен тырыштык. Инде менә шәһәрнең никадәр төзек, матур булуына шатланып туймыйбыз. Балаларыбыз да тәртипле, кешелекле булып үстеләр. Гел хәл белешеп, ярдәм итеп яшиләр. Ял йортларына җибәреп торалар. Үз тормышыбыздан без бик канәгать һәм бик бәхетле», — дип горурланып сөйләделәр хезмәт ветераннары.
Уңганлык, эшкә тугрылык, сабырлык һәм бер-береңә тирән хөрмәт кебек сыйфатлар бу матур гаиләгә гомер көзен әнә шулай матур, күркәм итеп каршы алырга ярдәм иткәндер. Үз тырышлыклары нәтиҗәсендә шәһәр һәм гаилә тарихына якты эз салган Ислам һәм Зәрия Гаяновлар бүген бәхетле картлыкка ирешкән күркәм парларның берсе булып тора.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев