«Чын ир-егет»не көтеп утырсаң...
Әтиемнең абыйсының кызы – туганнан туган Әминә апаның яшьтән үк егетләргә карата таләпләре бик зур булды. Шуңа күрә аңа яшь чагында егетләрнең берсе дә ошамый иде. Хәтта ул «чын ир-егет» нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген бер дәфтәр битенә язып та куйган булган.
Фотографияне ясалма фәһем ярдәмендә Н. Идиева эшләде
Без әти-әни һәм якын туганнар белән һәрвакыт тату яшәдек. Бигрәк тә әти ягыннан туганнар белән шатлыкларны да, кайгыларны да уртаклашып, ярдәмләшеп гомер иттек. Әтинең абыйсы Гыйльметдин бабай белән җиңгәбез биш бала үстергәннәр: дүрт ул һәм бер кыз – Әминә апа. Балаларына яхшы тәрбия биреп, теләгән һөнәрләрен алырга ярдәм иткәннәр.
Гаиләдәге ир-егетләр төрле өлкәләрдә танылган кешеләр булган. Нурый абый биология фәннәре докторы дәрәҗәсенә ирешкән, Җәләй абый Ватан сугышында батырларча һәлак булган. Ибраһим абый диңгез флотында хезмәт иткәннән соң химия һәм биология укытучысы булып эшләгән. Әгъзам абый табиб булып Көньяк Сахалинда хезмәт иткән, Әгъләм абый республика газетасында корреспондент булып эшләгәннән соң тарих укытучысы булган.
Бу егетләрнең уңышлары Әминә апага да горурлык өстәгән, күрәсең. Шуңа күрә ул башкалардан аерылып торган фикерләр белән яшәгән. Үзе исә шәфкать туташы һөнәрен сайлап, кешеләргә ярдәм итү юлыннан киткән.
Бервакыт Әминә апа миңа да үзенең «чын ир-егет» турында язган дәфтәр битен укып күрсәтте. Анда егетнең нинди булырга тиешлеге энәсеннән-җебенә кадәр тасвирланган иде.
– Мин шундый сыйфатларга ия егеткә генә кияүгә чыгачакмын, – диде ул ышаныч белән.
Мин көлеп кенә:
– Апа, синең таләпләрең буенча син, ахрысы, Алып батырга кияүгә чыгарга җыенасың. Тормышта бер кешедә бөтен сыйфат та була алмый бит, – дидем.
Әминә апа бераз үпкәләп:
– Син әле аңламыйсың. Чын егет көчле дә булырга тиеш, кызны чын күңелдән яратырга да, шул ук вакытта аңа хөрмәт күрсәтергә дә тиеш. Матди яктан да аягында нык торсын. Мин шундый кешене барыбер табачакмын, – диде.
Күп тә үтмәде, ниһаять, апа хыялындагы егетне очраттым дип уйлады. Аның исеме Алмаз иде. Ул чыннан да төз гәүдәле, чибәр, бай, кыйммәтле машинада йөри торган егет булып чыкты. Әминә апаны театрларга, рестораннарга йөртте, бүләкләргә күмде. Өйдәге шкафлар француз хушбуйлары һәм кыйммәтле киемнәр белән тулды.
Бер көнне апа кич белән:
– Бүген төнгә кайтып тормам, – дип чыгып китте.
Соңыннан беленгәнчә, Алмаз аны шәһәр читендәге урман янындагы затлы йортка чакырган икән. Әмма төн уртасында апа көтмәгәндә өйгә кайтып керде. Аның кыяфәте бик кызганыч иде.
Баксаң, кич буе күңел ачканнан соң, Алмаз апаны бергә йокларга үгетли башлаган. Әминә апа исә никахсыз мондый мөнәсәбәтләрне кабул итмәвен әйткән.
– Барысын да акча хәл итә, – дигән Алмаз. – Ә мин синең өчен аз чыгым ясамадым.
Бу сүзләр апаның барлык хыялларын челпәрәмә китергән. Ул егеттән үзен өйгә кайтарып куюын сораган. Юлда барганда аңа үзенең ирегетләргә карата таләпләрен сөйләп биргән.
Алмаз аны тыңлап торган да:
– Кызый, сиңа бераз дәваланырга кирәк, – дип көлгән һәм ярты юлда машинасыннан төшереп калдырган.
Кичә явып узган яңгыр юлларны баткак иткән була. Биек үкчәле туфлиләренең берсе пычракта батып калган, затлы күлмәге ертылган, машиналар үткән саен пычрак чәчрәткән. Шулай итеп, Әминә апа көч-хәл белән генә өйгә кайтып егылган.
Шушы вакыйгадан соң ул «чын ир-егет» эзләүдән туктаган. Егетләргә карата таләпләрен дә бераз йомшарткан.
Күп тә үтмәде, бер көнне өйләрендәге мәче белән эткә прививка ясарга мал табибы килде. Ягымлы, тыйнак егет булып чыкты ул. Алар танышып киттеләр. Әминә апа да, егет тә бер-берсенә ошаган.
Озакламый алар ЗАГСка барып, гаилә кордылар. Балалар үстерделәр, еллар үтте. Бүген алар инде әби-бабай. Өч дистә елдан артык бергә тату гомер итәләр. Күршеләре дә аларны үрнәк гаилә дип атый.
Ә «чын ир-егет» нинди булырга тиешлеге турында нәтиҗәне, мөгаен, бу гыйбрәтле вакыйгадан үзегез дә ясарсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев