Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Бөек Ватан сугышы ветераны Гаяз Минһаҗев 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Юбиляр шулай ук Россия Президенты һәм Татарстан Рәисе исеменнән котлаулар алды.

Бөек Ватан сугышы ветераны, Түбән Камада яшәүче Гаяз Минһаҗевка кичә 100 яшь тулды.

Ветеранны муниципалитет, ветераннар советы вәкилләре, Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов котлады. Юбиляр шулай ук Россия Президенты һәм Татарстан Рәисе исеменнән дә котлаулар алды.

Гаяз Минһаҗ улы Иске Рәҗәп авылында (хәзерге Спас районы) крестьян гаиләсендә туган. 1942 елда ул фронтка чакырыла, анда Кубань кавалерия дивизиясендә хезмәт итә, Курск дугасындагы сугышларда катнаша, батырлык һәм фидакарьлек күрсәтә.

1943 елның декабереннән Гаяз Минһаҗев кече командирлар мәктәбендә һәм югары кавалерия училищесында белем ала. Укуын тәмамлагач, Чита өлкәсендә Ватанны саклый, аннан аны Мурманск өлкәсенә Норвегия чигенә күчерәләр. 1955 елда укчы рота капитаны дәрәҗәсендә демобилизацияләнә.

Сугышчан казанышлары өчен орден һәм медальләр, шул исәптән Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Демобилизациядән соң Гаяз Минһаҗ улы Алма-Ата педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый һәм Казахстанда калып, авыл мәктәбендә хәрби эш укыта. Соңрак кичке мәктәп директоры вазифасын башкара. Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен «Мәгариф отличнигы» билгесенә лаек була.

Гаяз Минһаҗ улы 1947 елда гаилә кора. Аның хатыны Мәрьям Гәрәй кызы да укытучы булып эшли. Ир белән хатын өч бала тәрбияләп үстерәләр, 3 онык, 4 оныкчык (правнук) һәм оныкчыкларының 2 оныкчыгы (праправнук) бар.

Пенсиягә чыгар алдыннан, 1982 елның августында, ветеран Түбән Камага кызы янына күченеп килә, ә сентябрьдә йөк шиннары заводына технологик җиһазларга, җылыту һәм вентиляция системаларына хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау буенча 4 нче разрядлы слесарь итеп кабул ителә. 77 яшендә пенсиягә чыга.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев