Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Әби-бабайлар үрнәге саклансын!

Соңгы вакытта, тәүге очрашканда кызлар күбрәк егетләрнең тышкы кыяфәтенә күз сала башлады.

Гашыйк булган кыз өчен булачак иренең нинди милләттән булуы, кайсы динне хөрмәт итүе икенче планда кала. 

Ә гаилә корып туй мәҗлесенә җыелуга ук, аермалык сизелә башлый. Аннан инде бала тугач, исем сайлау мәсьәләсе көн кадагына килеп баса. Еллар узып, гомер көзе җиткәч, нинди гореф-гадәтләр белән, кайсы зиратка озатуны ачыкларга кирәк була.

Бу минем генә фикерем түгел, һәр өлкән буын вәкиленең әйтәсе килгән сүзедер. Әйе, гаилә кору базарга барып, кәҗә сатып алу гына түгел. Әгәр алар сөт бирмәсәләр, алмаштырырга була. Ә ирне яки хатынны алай гына алмашрырып булмый.

Әйткәнемчә, гаилә кору гади эш түгел. Өйләнешкәч, төрлечә тәрбия алган, гореф-гадәтләргә күнеккән ике җенес затының ярату, бер-береңә ияләшү, гаиләдә үз урыныңны күзаллау, үз-үзеңне тотышыңны көйләү буенча көн саен башкара торган эшләре булуын аңларга кирәк. Гаиләдә савытсаба шалтырамый тормый, вакытында үзара аңлашып, гаилә учагын сүндерми саклау мөһим.

Гаилә әлифбасы «без» алмашлыгыннан башлана. Ир белән хатын үзләренең «мин»- нәре турында онытып, тормышларын «без» дип корырга тиеш. Шушы кагыйдәне үтәү гаилә тормышын бәхетле итәчәк, шатлык-куаныч белән баетачак. 

Яхшылык эшләгәннән соң, аны кабатлау файдалы. Бер яхшы эш эшләгәннән соң, тормыш юлдашың, гаиләң өчен икенчесен эшләргә ашык, кылган яхшы гамәлеңә җавап көтеп торма. 

Нәрсәдер синеңчә булмаса, ачуың килсә дә — тыелып калырга тырыш. «Алтын» кагыйдә — ачуыңны сиздерергә ашыкма, башта тынычлан, хәлнең асылына төшен. Аңлый һәм гафу итә бел. 

Бәхәсле очракларда да тормыш юлдашыңны гаепләргә ашыкма, гаепне үзеңнән дә эзлә. Монысы рухи яктан бик дөрес һәм тирән мәгънәле кагыйдә. Чынлыкта ир белән хатын арасындагы низагта, гадәттә, икесе дә гаепле була. Әгәр дә менә низаг башланып китүгә аларның берсе гаепле булса, ул гафу үтенергә тиеш.

Тормыш иптәшеңә, гаиләңә таба атлаган һәр адымың шатлык, читләшкәне — борчулы көннәргә тиң. Яшь гаиләләрдә, кызганыч, аларның берсе дә юл куярга ашыкмый, сөйгәненә таба беренче адымны ясарга теләми. Моны икенчесенең эшләвен көтә. Кайвакыт: «Син миңа начарлык эшләдең, мин дә сиңа начарлык кылачакмын», — дип үч алу җаен карый. Нәтиҗәдә, мондый адым гаиләдә җитди аңлашылмаучанлыкка, низагка китерергә мөмкин. Ә бу бик куркыныч... 

Яхшы сүз — әйбәт, яхшы эш тагын да әйбәтрәк. Һичшиксез, һәрвакыт яхшы эш яхшы сүзгә караганда әйбәтрәк санала. Әмма гаилә тормышында яхшы сүзең дә яхшы эштән ким түгел. Ир-атлар да «колак белән ярата», аларга да хатыныннан яхшы, мактау сүзләре ишетү бик рәхәт.

Үз гамәлләрең өчен җаваплылык хисе тою, җиңелүеңне, хаксызлыгыңны аңлау үзеннән-үзе барлыкка килми, аны балачактан ук түзем һәм үҗәтләнеп тәрбияләргә кирәк. Әмма әле дә соң түгеллеген истә тотып, эш итәргә онытмагыз. 

Кем алдый — шул ышанмый. Гаилә мөнәсәбәтләре бер-береңә ышануга нигезләнеп корыла. Менә шул ышанычны саклау һәм аклау зарур. 

Тормыш юлдашыгызның иптәшләре белән дуслашыгыз. Ул вакытта сезнең уртак дусларыгыз, мавыгуларыгыз булыр. Ә тормышта дуслар шатлыкта да, кайгыда да бик кирәк. 

Сезне кадерләп үстергән әти-әниләрне онытмагыз, хөрмәт күрсәтеп яшәгез. Балаларыгыз да моны күреп, сизеп, киләчәктә шулай ук эшләрләр. 

«Сабыр төбе — сары алтын» дип, халык белми әйтмәгән. Гаилә корырга җыенганда, әбибабайларыбызның гаилә кагыйдәләрен истә тотып, үзебез дә шуларны кулланып яшик. Шул чакта гына нык, бәхетле гаилә корып булыр.
Суфиян Минһаҗев, мәгариф ветераны
Фото freepik.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев