Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

7 июльдә Түбән Камада гаилә фестивале узачак

Чара «Гаилә» паркында оештырыла.

Җиденче июльдә Түбән Камада «Түбән Кама — бәхетле гаиләләр шәһәре» фестивале узачак. Чара «Гаилә» паркында оештырыла. Сәгать 14тә башлана.

Шәһәрлеләр өчен мастер-класслар, конкурслар, спорт уеннары каралган. Шулай ук ачык һавада иҗат коллективлары чыгышы һәм кино карау оештырылачак.

Моннан тыш, бәйрәмдә «Гаилә — Түбән Кама горурлыгы 2024» муниципаль конкурсында җиңүче парларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшыру, күп балалы гаиләләрне һәм гаилә юбилярларын хөрмәтләү узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев