25 ел бергә: Түбән Кама гаиләсе ныклы никах серен ачты
«Көмеш туй» уңаеннан тантана Түбән Каманың Никахлашу сараенда узды.
Түбән Камада ирле-хатынлы Ногмановлар «көмеш туй» ларын — бергә яшәүләренең 25 еллыгын бәйрәм итәләр.
ЗАГС идарәсендә сөйләүләренчә, Гүзәл белән Илфатның тарихы туксанынчы елларда башлана. Танышканнан соң өч ел узгач, яшьләр Кызыл Чишмәдә туй үткәрәләр. Чирек гасыр бергә яшәү дәверендә алар ныклы гаилә корып, ике кыз тәрбияләп үстерәләр, ә быел беренче оныкларын күрү бәхетенә ирешәләр.
«Көмеш туй» уңаеннан тантана Түбән Каманың Никахлашу сараенда узды. Әйтүләренчә, гаилә башлыгы Илфат гитарада уйнарга ярата, ә Гүзәл үзенең аш-су осталыгы белән дан тота, өйдәгеләрне тәмле ризыклары белән сөендерә.
Гаилә бәхетенең сере турындагы сорауга ир белән хатын гади генә итеп: «иң мөһиме — һәрвакыт бер-берең белән сөйләшү һәм бер-береңне ишетү», — дип җавап бирәләр. Заман сынаган бу зирәклек аларга ничә еллар дәвамында үзара аңлашуны һәм мәхәббәтне сакларга ярдәм итә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев