Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Гаилә

2025 елда Түбән Каманың 4 гаиләсендә сигезенче бала тууы теркәлгән

21 декабрьдә Күпбалалы гаилә көне билгеләп үтелде.

Бу көн — гаилә кыйммәтләренә, бала тәрбияләүнең зур җаваплылыгына һәм шатлыгына хөрмәт белдерү көне. 

Түбән Кама муниципаль районының гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) идарәсе статистикасы мәгълүматларына караганда, быелгы елның 11 аенда 297 гаиләдә өченче сабый дөньяга килгән. 95 гаилә дүртенче тапкыр әти-әни бәхетен татыган, ә 28 гаиләдә бишенче бала туган. Чын могҗизага тиң вакыйга буларак, 7 гаиләдә алтынчы сабый, 3 гаиләдә җиденче, ә Түбән Каманың 4 гаиләсендә сигезенче бала тууы теркәлгән. 

Күпбалалы гаиләләр — сабырлык, бердәмлек һәм чиксез мәхәббәт үрнәге. Шундый матур мисалларның берсе — Огибиннар гаиләсе. Алар җиде бала тәрбиялиләр, һәм бу йортта һәрвакыт җылылык, аңлашу һәм ярдәмчеллек хөкем сөрә. Әлеге гаиләнең тормыш юлы күпләрне илһамландыра, балаларны мәхәббәт белән тәрбияләүдә үзара терәк булуның никадәр мөһим икәнен күрсәтә. 

Күпбалалы гаиләләр — киләчәккә ышаныч. Аларга карап, тормышка сөенергә, гаилә кадерен белергә өйрәнәбез.

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев