Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

2023 елның беренче матур датасында Түбән Камада 13 яңа гаилә барлыкка килде

Нумерология буенча, 23 саны тормышка уңай үзгәрешләр кертә.

Дүшәмбегә карамастан, Түбән Каманың никахларны теркәү сараенда кеше күп иде.

Бу парлар бөтенесе дә елның беренче матур датасы — 23.01.23 көнне никахларын теркәргә дип килгән, дип яза Түбән Кама муниципаль районы ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте.

Бу көнне 13 пар үз мөнәсәбәтләрен законлаштырырга булган.

«Нумерологиягә ышансаң, 23 саны тормышка уңай үзгәрешләр кертә. Саннар тылсымы безнең яңа өйләнешүчеләргә дә уңыш китерүен телибез! Бер-берегезне саклагыз, сөендерегез һәм хөрмәт итегез. Чиксез бәхет һәм мәхәббәт!» — диделәр идарәдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X