Түбәнкамалыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган фестивальгә чакырдылар
Бәйрәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлап җибәргән «Татарстанда җәй» программасы кысаларында узачак.
Түбән Камада 8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, «Түбән Кама — бәхетле гаиләләр шәһәре» фестивале узачак.
Чара «Гаилә» шәһәр паркында оештырыла. 16:00 сәгатьтән бәйрәм кунакларын камера оркестры чыгышы, мастер-класслар, конкурслар һәм башка интерактив мәйданчыклар көтә.
Чараның рәсми өлешендә күп балалы гаиләләр, гаилә тормышы юбилярлары һәм «Гаилә — Түбән Кама горурлыгы» муниципаль конкурсында җиңүчеләрне котлыйлар.
Бәйрәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлап җибәргән «Татарстанда җәй» программасы кысаларында узачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев