Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбән Камада яшәүче Сираҗиевлар 50 ел бергә яшиләр

Әнә шулай гомер буе гаилә ныклыгын саклап яшәгән гаиләләргә сокланмый мөмкин түгел.

Шәһәрдәшебез Фердинант Сираҗиев хәләл җефете Сания ханым белән 50 ел бергә иңне-иңгә куеп, тату гомер кичерә. Әнә шулай гомер буе гаилә ныклыгын саклап яшәгән гаиләләргә сокланмый мөмкин түгел.

Ул үзе республикабызның Биектау районы, Суыксу авылыннан. Алар гаиләдә алты бала — 5 малай һәм бер кыз үсә. Әти-әнисе — гади эшче, уллары авыл тормышында яшьтән кул арасына кереп, өлкәннәргә булышып үсәләр. Фердинант та кулына ни тотса — шуны булдыра. Мәктәпне тәмамлауга армия сафларына алына. Үзегез беләсез, ул чорларда әле армия хезмәте ике ел иде. Солдат хезмәтендә дә үзен яхшы яктан гына күрсәтә егет. Исән-сау туган якларына әйләнеп кайткач, озак уйламый, комсомол чакыруы белән әле төзелә генә башлаган Түбән Кама шәһәренә килә. Биредә күбесенчә яшьләр, кичләрен төрле "пятачок«лар гөрләп тора. Комсомол төзелешенә килгән яшь-җилкенчәктә ару-талу дигән нәрсә юк. 

Фердинант озак уйлап тормый, шин заводына эшкә урнаша. Заводта күпмедер хезмәт куйгач, һөнәри осталыгын арттырырга, тәҗрибә уртаклашырга егетне Омск каласына җибәрәләр. Язмышына язган тиң парын әллә кайда, Омскта таба ул. «Күкләрдә никах укылса», — диләр иде безнең әбиләр андый чакта. 

Менә шулай тәҗрибә тупларга барган егет, пар канатын табып, 1974 елның 26 апрелендә Сания белән гаилә корып куя. Туй мәҗлесе дә Омск каласында була. Ә Түбән Камага әйләнеп кайткач, бер ел кечкенә будкада яшәргә туры килә яшь гаиләгә. Менә шунда гаиләнең ныклыгы сынала да инде. Ир хатынын, хатын ирен санлап һәм хөрмәт итеп яши беләләр. Кызлары тугач, эшеннән «малосемейка» бирәләр үзләренә. Ә тагын күпмедер вакыттан тырыш слесарьны, үзен бары яхшы яктан гына күрсәткән эшчене зурлап, ике бүлмәле квартир ачкычы тапшыралар. Эш кешесенең кадерен белгән еллар. Күпләребез совет власте чорында бушлай квартир алып калдык. Сираҗиевлар да икенче сабыйлары — уллары тугач, өч бүлмәле квартирга күченәләр. Кызларына һәм улларына дөрес тәрбия биреп, икесен дә олы тормыш юлына чыгаралар. 

Бүгенге көндә өч оныкларына әби-бабай булып, кызы һәм кияве тәрбиясендә яши Фердинант абый белән Сания апа. Икесе дә лаеклы ялда. Быел бергә тормыш корганнарына да 50 ел вакыт узган. Шулай гомер сукмагын бергә атлап бер-берсен хөрмәт итеп, кирәк чакта юл куя белеп, кайчагында дәшми кала белгәндә генә шулай алтын туйга җитеп була торгандыр ул. Фердинант абый безнең газетаның актив укучысы да: «Яраткан газетам «Туган як» ка ел саен язылам. Шәһәрдәшләремә дә киңәш итәм. Басма матбугатны кулга тотып уку — җанга рухи азык бирә бит», — ди ул. 

Сираҗиевларның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, яшьләргә шулай үрнәк, балаларына терәк булып озын гомер кичерүләрен телибез.
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев