Түбән Камада яшәүче гаилә бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үтте
Тантана Түбән Каманың никахлашу сараенда узды, юбилярларның исемнәре Мактау китабына кертелде.
24 июньдә, Түбән Камада яшәүче Галия һәм Михаил Чекотковлар туйларының «алтын» юбилеен билгеләп үттеләр.
«Ахтуба авылында танышып, Михаил белән Галия мәхәббәт һәм кайгыртучанлык белән тулы ныклы гаилә коралар. Ике кыз һәм дүрт онык — аларның төп горурлыгы һәм шатлыгы», — дип яза Түбән Кама муниципаль районы ЗАГС идарәсенең матбугат хезмәте.
Тантана Түбән Каманың никахлашу сараенда узды, юбилярларның исемнәре Мактау китабына кертелде.
Аларның сүзләренә караганда, озак һәм бәхетле гаиләнең сере гади: мәхәббәт, үзара аңлашу һәм бер-береңә тирән хөрмәт.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев