Түбән Камада 2025 елда 300 гә якын гаиләдә өченче бала туган
21 декабрьдә күп балалы гаилә көне билгеләп үтелде.
Түбән Кама ЗАГС идарәсе статистикасы мәгълүматларына караганда, быелның 11 аенда 297 гаиләдә өченче бала туган, 95 гаилә дүртенче тапкыр, ә 28 гаилә бишенче тапкыр ата-ана булган. 7 гаиләдә — алтынчы, 3 гаиләдә җиденче, 4 гаиләдә сигезенче бала дөньяга килгән.
Огибиннар гаиләсендә җиде бала тәрбияләнә. Аларның тарихы күпләрне илһамландыра һәм күп балалы гаиләдә үзара ярдәм, сабырлык һәм мәхәббәтнең никадәр мөһим булуын күрсәтә.
Фото: Түбән Кама ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев