Ана — бөек исем...
Шәһәребездә Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклен карарга тамашачы зал тутырып килгән иде.
Бу әсәрне Галиәскәр Камал исемендәге татар драма театры артистлары уйнавында ничә тапкыр караган булсак та, хәзер Туфан Миңнуллин исемендәге театрда үзебезнең шәһәр театры артистлары тарафыннан ничек яңгырар икән дигән сорау, кызыксыну театр бинасына алып килде.
Спектакль башлану белән аның уңышлы булачагына шик калмады. Уйкичерешләрне, әни булуның иң зур бәхет икәнен ничек оста тасвирлап биргән Туфан абый һәм шулай ук ничек тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп уйный артистларыбыз! Спектакль барышында күңелгә Һади Такташның:
«Ана — бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга?!.» — дигән шигырь юллары килә.
Әни булу, беренче тапкыр йөрәк парәңне кулларыңа алуның ләззәтен залдагы хатын-кызлар кабат хәтерләрендә яңарттылар. Артистлар шатлыклы мизгелләр белән беррәттән олы йөрәкле әниләр авыр кабул итә торган вакыйгаларны, төрле хатын-кызлар булуын, капма-каршы холыклар бәрелешен дә тамашачыга бик оста итеп җиткерделәр. Зал, тын калып, сәхнәдәге уенны күзәтте.
Спектакльнең режиссеры — Татарстанның Атказанган артисты Рамил Фазлыев, композиторы — Татарстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Әхмәтшин. Артистларыбыз Гүзәл Шәмәрдәнова, Нурсанә Хөсәенова, Гөлнур Галиева, Гөлназ Фәхразиева, Альбина Жданова, Ләйсән Әхмәтҗанова, Сәрия Әхсәнова, Дилә Карпова, Люзия Чупашова рольләрне тормышчан, тамашачы сокланырлык, зур һөнәри осталык белән башкардылар. Спектакль тәмамлангач, залда әле озак вакыт көчле алкышлар яңгырап торды.
Рушания Габбасова, мәгариф ветераннары Советы рәисе урынбасары
Спектакльдән күренеш / Фото шәхси архивтан
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев