Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Үз балалары нишләтер икән?

Балалар белән ишегалдына чыгып, ял итәргә уйладык. Балалар комлыкта уйный, без сөйләшеп утырабыз. Яныбызга әнием килеп, оныгын кочаклап үпте дә, өйгә кереп китте. Күршем Сара аны сагышлы күзләре белән озатып калды. Озак кына дәшмичә утыруына игътибар итсәм, күзләре дымланган, менә-менә елап җибәрер кебек. - Баланың әбисе булуы ничек рәхәт, -...

Балалар белән ишегалдына чыгып, ял итәргә уйладык. Балалар комлыкта уйный, без сөйләшеп утырабыз. Яныбызга әнием килеп, оныгын кочаклап үпте дә, өйгә кереп китте. Күршем Сара аны сагышлы күзләре белән озатып калды. Озак кына дәшмичә утыруына игътибар итсәм, күзләре дымланган, менә-менә елап җибәрер кебек.
- Баланың әбисе булуы ничек рәхәт, - диде, көрсенеп.
Сараның әнисе бер ел элек үлгән икән.
- Абый-апаларың, эне-сеңелләрең дә юкмы? - дим, сөйләшүне дәвам итәргә теләп.
- Без дүрт бала булдык. Икенче абыем үлде. Калганнары исән булсалар да, минем өчен - чит кешеләр.
«Бәлки әнисеннән калган мирасны бүлешә алмаганнардыр», - дип уйласам да, әйтергә кыюлыгым җитмәде. Авырткан җиренә тоз сипкәндәй булыр иде. Болай да йөрәге яралы икәне күренеп тора. Эчен бушатасы килсә, сорамасаң да сөйләр.
- Вакыт дәвалый, диләр. Сез дә бервакыт килешеп куярсыз. Үпкә китәр, туганнар кала. Ни әйтсәң дә, сез - бертуганнар.
- Бу андый хәл түгел. Аларның кыланмышларын кайчан да булса оныта алырыма үзем дә ышанмыйм.
Сараның әтисе әнисенең икенче ире булган. Моңа кадәр әни кеше өч малай, аннан көтеп алган кызын - Кадрияне дөньяга китергән. Кызны бик яраталар, кулларында гына йөртәләр, иркәлиләр.
Әмма Кадриягә 14 яшь тулган елны әтисе бар мөлкәтне урталай бүлеп, икенче хатынга чыгып китә. Кышка дип әзерләп куйган кайнатмаларны, банка-банка помидор- кыярларны да баздан чыгарып санап, яртысын ала. Югыйсә, базга төшкәне дә булмый, хатынына гына куша. Хатыны тавышланып тормаган, аннан башка да ачтан үлмәячәген әйткән. Өч эштә эшләгән, чәй урынына су эчсә дә, Кадриясе өчен берни дә кызганмаган.
Икенче ире белән әнисен олы улы таныштыра. Бер-берсен беренче караштан ук аңлыйлар.Тиздән бергә яши башлыйлар. Шул вакыт эчендә балалар үсә, малайлар эшкә урнаша. Хатын уртак бала табу турында уйламый. 50нче дистә белән барганда нинди бала ди инде... Үз балаларын аякка бастыру да җиңел булмый. Бу ире хатын-кыз табибы булып эшли. Үзендәге үзгәрешләрне сизеп, иренә күренгәннән соң: «Бар да яхшы, юкка кайгырма», - дигән сүзләрен ишеткәч, тынычланып кала. Үз иреңә ничек ышанмыйсың инде.
- Әмма корсак үскәннән- үсә һәм 9 айдан мин туганмын, - дип елмайды Сара.
Бу 90нчы еллар була. Айлар буе хезмәт хакын бирмичә интектерәләр. Кем ничек булдыра ала, шулай тырыша. Сараның әтисе дә төзелешкә урнаша. Йортлар, дачалар төзиләр, эше яхшы, керемле. Үги әтисе өлкән улына үз эшен башлап җибәрергә булыша. Төзелеш кирәк-яраклары белән тәэмин итеп тора. Уртанчы уллары өчен зур гына йорт җиткерәләр. Ләкин ул рәхәтләнеп яшәп тә кала алмыйча, якты дөньядан китеп бара.
Сара икенче абыйсын барысына караганда да ныграк ярата. Өлкән абыйсы авылдан иртә чыгып киткәнлектән, бик сирәк күрешәләр. Әти-әнисе өлкән улларын: «Картайган көнебездә безне карар», - дип өметләнәләр.
Кадрия белән Сара килешеп бетә алмый.
- Мине Кадрия ничек тә булса җәберләргә тырышты. Яшь арасы 14 яшь булу үзен сиздерде. Хәтерлим, миңа өч яшь вакытта этләр өере янында калдырып киткән иде. Очраклы үтеп баручылар коткарып калды. Ахыры нәрсә белән беткән булыр иде, белмим, күз алдына китерүе дә куркыныч. Хәзер дә куркып китәм. Икенче вакыйга: Кадрия минем кулыма булавка кадады да әти кайтканчы чыгарырга онытты. Ә мин елыйм да елыйм. Сүз дә әйтә алмыйм. Ул исе китмичә, күзен дә йоммыйча: «Көне буе улап утыра, туеп беттем», - дип ялганлый. Әти бик арып кайтканлыктан, кемнең гаепле булуын тикшереп тормады һәм мине почмакка бастырып куйды. Күз яшьләремне агызып бик озак басып торырга туры килде. Бармагымнан кан ага. Гаепсезгә җәберләнүдән җан әрни. Көчсезлегемә ачу килә, беркем ярдәм итми.
- Әниең белдеме соң? Ул турыда сөйләдеңме? - дип сорыйм.
- Юк, әләкләмәдем. Әни авырып ятканда, Кадрия үзе сөйләде. Кызык эчтәлекле фильм кебек көлә-көлә сөйләде. Канәгать булуы күренеп тора. Әнием хәлсез куллары белән кулларымны кысарга тырыша. «Ник алданрак сөйләмәдең? Ни өчен? Аннан курыксаң да, якларга әниең барын оныттыңмы?» Ә мин курыкмый идем, әнине борчыйсым килми иде, миннән башка да борчулары җитәрлек, - ди Сара.
Әтисе иртәрәк вафат була. Сара мәктәпне тәмамлап, укырга барган җирдә тормышка чыга. Кадрия гаиләсе белән әниләре янында яшәп кала.
- Икегез ике җирдә яшәгәч, очрашкан чакта үпкәләүләр онытылгандыр? - дим.
- Шулай булса иде. Кадрия өйдә юк чакта гына әни янына килергә тырыша идем. Ул өйдә булса, әйләнеп китеп бара идем. Апа мине күрсә, кычкырып кына калмый, йодрыкларын төйнәп, өстемә ташланырга тора.
Каян киләдер шундый нәфрәт?! Югыйсә, бер анадан туган балалар бит.
Аяз көнне яшен суккандай, начар хәбәр килә. Әнисенең сеңлесе телефоннан шалтыратып: «Тиз килеп җит. Әниең ике атна буе кая туры килә, шунда кунып йөри. Кадрия аны өйдән куып чыгарган», - дигән хәбәрне җиткерә. Ни генә булса да, бу кадәрен көтмәгән иде Сара. Ә балалары үзен куып чыгарсалар... Ул эшеннән ял ала һәм әнисен эзләп китә. Йөри торгач, туган тиешле кешеләрдән таба. Әнисенең карарлыгы калмаган. Йөзләре агарган, куллары калтырый. Сөйләве буенча, йортын Кадриягә бүләк итеп яздырган икән.
- Юкса, торган өе бик зур. Аңа кечкенә бүлмә дә җитә иде, - ди Сара, ачыргаланып.
Документларны кулга алу белән, Кадрия әнисен үз өеннән куып чыгара. Сара аны үз янына ала. Рәхәттә яшәсә дә, күршеләрен, дус-ишләрен, яраткан ишегалдын сагынып яши әнисе. Мәчет тә еракта калган, барып йөри алмый. Өч елдан аңа куркыныч диагноз куялар. Апасы янына барып, Сара мәсьәләне кабыргасы белән куя: я әнине алып кайтып, соңгы көненә кадәр тәрбиялисең, я документка кыйнап имза куйдырдың, дип судка бирәм.
Куркыту тәэсир итә, Кадрия әнисен үз йортына алып кайта. Ана көне буе япа-ялгызы. Аның янына бик сирәк кенә кереп чыгалар. Сөйләшеп утыру турында сүз дә юк. Ул ашаудан кала һәм күп тә үтми күзләрен мәңгегә йома.
Соңгы юлына озатырга килгән Сараны Кадрия ишектән дә кертми. «Эзең булмасын минем өемдә. Син миңа беркем түгел», - дип кычкыра. Сара кеше арасына качып, читтән генә әнисен соңгы юлга озатып кала.
- Миңа кычкыруын-кычкырды, ә күршеләр белән ничек яшәр, алар сукыр түгел, барын күреп тора, ди хатын, уфтанып. Аннары: - Балама Ходаем мәрхәмәтлелек бирсен, - дип өстәп куя.
Кәүсәрия
ШӘЙДУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X