Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Түбән Камада гаилә тормышы юбилярлары парады узды

Тантаналы чарада шәһәрнең төрле милли-мәдәни берләшмәләреннән алты пар катнашты.

Түбән Каманың Никахлашу сараенда Халыкара гаилә көненә һәм милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган гаилә тормышы юбилярлары парады узды. 

Тантаналы чарада шәһәрнең төрле милли-мәдәни берләшмәләреннән алты пар катнашты. Быел юбилярлар бергә яшәүнең 45 еллыгын билгеләп үтәләр, дип хәбәр итә ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте.

Гаиләләрне котларга Украин вокаль коллективы «Вербиченька», чуваш халык фольклор ансамбле «Шанкарав» һәм «Тамаша» театры артистлары, «Татар гаиләсе» фонды әгъзалары, «Сөембикә кызлары» коллективы килде.

Юбилярларны ЗАГС идарәсе белгечләре котлау адреслары һәм истәлекле бүләкләр белән тәбрикләде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев