Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Һәр гаиләнең үз тарихы

«Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен берсеннән-берсе эчтәлекле мәдәни чаралар уздырылып кына тора. Чираттагы кичәгә «Безнең гаилә» дигән исем кушарга булдык. Ник дисәң, бу юлы ял итүчеләр бигрәк тә тыныч, сабыр һәм, иң мөһиме, үзара бер гаилә кебек дус булдылар. Үзләре -барысы да сәләтле, иҗатка гашыйк кешеләр. Кичәнең исемен дә...

«Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен берсеннән-берсе эчтәлекле мәдәни чаралар уздырылып кына тора. Чираттагы кичәгә «Безнең гаилә» дигән исем кушарга булдык. Ник дисәң, бу юлы ял итүчеләр бигрәк тә тыныч, сабыр һәм, иң мөһиме, үзара бер гаилә кебек дус булдылар. Үзләре -барысы да сәләтле, иҗатка гашыйк кешеләр. Кичәнең исемен дә үзләре тәкъдим иттеләр, алып баручыны да үзләре сайладылар.
Үзәкнең мәдәни җитәкчесе Галина Сабирова кичәне ачып җибәргәннән соң, үзәктә Кама Аланыннан килеп ял итүче Роман Райнвайн сүз алып, чараны оста итеп алып барды.
Ял итүчеләр арасында дүрт гаилә дә бар иде: 43 ел бергә гомер иткән Нурия һәм Нуретдин Гайфиевлар, Әнисә һәм Минсәгыйть Җиһангировлар, 48 ел
тигез пар булып тормыш кичергән Мария һәм Геннадий Пряхиннар һәм 52 ел бергә яшәгән Саҗидә һәм Әсгать Фәсхетдиновлар. Парларны сәхнәгә чакырдылар. Алар үзләренең тормышларында булган шатлык-кайгыларны бергә уртаклашулары турында мавыктыргыч һәм истә калырлык итеп сөйләделәр. Бу парларга сокланмый мөмкин түгел. Дәвалану бүлмәсеннән чыкканда, берсен-берсе көтеп алып, җитәкләшеп китеп баруларын күреп калу үзе үк аларның ничек итеп матур яшәүләрен тасвирлый, аларга карата зур ихтирам уята.
Кичә музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Җыр-бию, мәзәкләр - барысы да булды. Чаллыдан килгән Нурия Мөхәммәтгалиева Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасыннан өзекне искиткеч оста итеп сөйләде.
Минсәгыйть Җиһангировның хатынына багышлап русча да, татарча да җырлавы барыбызны да таң калдырды. 13 ел гомерен коляскада гына утырып хәрәкәтләнгән бу кеше, хатынына карап, рәхәтләнеп җырлады, чөнки аңа бит: «Сиңа салкын түгелме? Кофтаңны киеп куй әле», - дип янында утыручы Әнисәсе көч биреп торды.
44 ел Калугада яшәгән биология фәннәре кандидаты Кадыйм Рәхимов Германия, Франция, Үзбәкстан илләрендә яшәүче гаиләләрнең үзенчәлекле тормышлары турында мавыктыгыч итеп сөйләде, шәһәребездәге «Берегиня» клубын җитәкләүче тормыш иптәше Земфира ханым белән Түбән Камага кайтып яшәүләренә дә 8 ел икән инде. Бу күркәм гаилә Калугада яшәгәндә дә татар халкын зурлап Сабантуйлар оештырып йөргән.
Йомгаклау чыгышы итеп, Галина Сабирова, Әфган сугышында сәламәтлеген нык югалтып кайткан Прости авылы егете, запастагы полковник Яйлан Балканов өчен «Әти кайтыр төсле» дигән җырны башкарды.
Кичә ахырында ул «Милосердие» үзәгенең мәдәни тормышында актив катнашулары, чакырылган артистларны зурлый белүләре өчен рәхмәт белдерде.
Халык таралышырга ашыкмады. Гаиләләрнең тотрыксыз булуы, аерылышулар ешаеп, ятим балалар арта барган бу бозык заманда мондый эчтәлекле кичә оештырганы өчен Галина Ива-новнага зур рәхмәт әйтеп саубуллаштылар.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.
Фотода: Әнисә һәм Минсәгыйть Җиһангировлар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев