Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Кычкыру нәтиҗә бирмәячәк

«Улыма 4,5 яшь. Әмма ул бер тик тора белми: сикерә, йөгерә... Утыртсам, аягын болгап утыра. Берәр нәрсә ошамаса, тиз кызып китә, ярсый, елый. Болай булса, алга таба тагын да авыррак булыр, дип куркам. Миңа нишләргә? Галимә Сәйфиева».

Бу сорауга 19 нчы балалар бакчасы психологы Светлана МАЖАРОВА (фотода) җавап бирде:
– Анализ күрсәткәнчә, күп кенә ата-ана баласын шулай тасвирлый. Алар чыннан да шундый. Беренче чиратта, моны кабул итегез. Әгәр дә нәрсәдәндер тыясыз икән, ни өчен дөрес эшләмәвен тыныч кына аңлатыгыз. Бала тыңламаса, кулыннан алып, үзегезгә таба борыгыз һәм әкрен генә: «Биредә шауларга ярамый, чөнки...», – дип сәбәбен әйтегез. Үзегез дә аның өчен үрнәк булыгыз. «Дәшмә! Шаулама! Йөгермә!» – дип кычкыру нәтиҗә бирмәячәк. Бер тапкыр аңламаса, берничә тапкыр кабатлагыз.
Улыгыз өчен көн тәртибен төзегез һәм көн саен аны үтәгез. Бала көненә кимендә сигез сәгать йокларга тиеш. Кечкенә генә уңышларын да мактагыз.
Улыгызда энергия күп, димәк, аны чыгарырга кирәк. Урамга чыгып йөрегез яисә спорт секциясенә яздырыгыз. Ни белән дә булса мәшгуль бала арый, йокысы да тәмлерәк була, әмма түгәрәкләр белән артык мавыгып китмәскә киңәш итәм. Улыгыз белән үзегез дә уйнагыз, бигрәк тә игътибарны үстерә торганнарын сайлагыз.
Юындырганда исә, ваннага диңгез тозы, шулай ук нарат, бөтнек яки ала миләүшә (лаванда) эфир майларын салыгыз.

Фото С.Мажарованың архивыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X