Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Бәйрәм ашы — кара-каршы

Галия төнге сменага эшкә барырга җыенып йөргәндә, башка шәһәрдән кунак - балачактан бергә уйнап үскән иптәш кызы Рамилә килеп керде. Шушы арада килермен, бәлки, дип шалтыратып әйткән иде әйтүен. Кайчан киләсен белсә, Галия сменасын да алышкан булыр иде. Ярар инде, нишлисең, бу сменасын эшләп кайтса, ике көн ялы була. Бергәләшеп...

Галия төнге сменага эшкә барырга җыенып йөргәндә, башка шәһәрдән кунак - балачактан бергә уйнап үскән иптәш кызы Рамилә килеп керде. Шушы арада килермен, бәлки, дип шалтыратып әйткән иде әйтүен. Кайчан киләсен белсә, Галия сменасын да алышкан булыр иде. Ярар инде, нишлисең, бу сменасын эшләп кайтса, ике көн ялы була.
Бергәләшеп чәй эчкәч, Галия ашыга-ашыга эшенә китәргә җыена башлады. Ишек төбендә Рашатын үбеп алды да:
- Мою подругу не обижать! Артурчикны үз яныңа яткыр. Рамиләгә урынны залдагы диванга җәй. Пока, пока, эшкә соңга калам, - дип чыгып йөгерде.
Галия эшкә киткәч, Рашат белән Рамилә, әзрәк салгалап, сөйләшеп утырдылар. "Әти, минем йокым килә", - дип, Артур үз урынына кереп ятты.
- Әйдә, Рамилә, яхшырак йоклансын өчен берәрне җибәрик тә, йокларга вакыт. Галия кайтып, әзрәк ял иткәч, Кама буена төшәрбез. Үзең беләсең бит, бездә табигать нинди матур! Узган ел, сез Дамир белән килгәч, ничек күңелле ял иткән идек. Хәзер менә Дамир юк. Нишлисең, язмыштан узып булмый шул...
Рамиләгә залдагы диванда урын җәйде дә, Рашат үзләренең йокы бүлмәсенә кереп ятты. Эштән арып кайткангамы, әллә әзрәк салгангамы, ятуга йоклап китте. Ә Рамилә, диванда боргаланып ятты-ятты да, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый дип, Рашат янына кереп сыенды. Рашат баштарак, аңышмыйча:
- Нәрсә, Галия, кайтып җиттеңмени? - дип, икенче ягына әйләнеп ятты.
- Рашат, бу мин, Рамилә, - дигән сүзләрне ишеткәч, Рашатның да йокысы качты:
- Син нәрсә, Рамилә! Галия белсә, икебезгә дә хана, ул гомердә дә кичермәячәк, шуны бел...
- Белмәс, аңа кем әйтсен. Мы будем молчать, как партизаны...
Галия иртә белән эштән кайтты да, аяк очларына гына басып, залга үтте. Рамиләнең урыны буш булгач, туалеттадыр дип, әкрен генә йокы бүлмәсенә керде. Караватта Рашат белән Рамиләнең бергә йоклаганын күргәч, Галиянең бөтен гәүдәсен көзән җыерды, ток суккандай булды. Балачактан бергә уйнап үскән иң якын иптәш кызы белән яраткан Рашаты шулай хыянәт иткәч, бу дөньяда кемгә генә ышанырга була соң?
Галия, күп уйлап тормастан, ваннадан бер чиләк салкын су алды да, йокы бүлмәсенә кереп, "Подъем" дип кычкырып, Рашат белән Рамиләнең өсләренә су сипте. Аннары кухняга чыкты, өстәлдәге шешәдән бер чәркәгә аракы агызып: "За молодоженов", - дип эчеп җибәрде дә, русчалап: "Моя милая подруга, можешь его к себе забрать, мне такой муж не нужен. К моему приходу чтоб вашего духа дома не было, уй..ё...", - дип, урамга чыгып китте.
Ул урамда күпме йөргәндер, бала берүзе нишләр дип, өенә кайтты. Рамилә үзенең шәһәренә кайтып ычкынган. Рашат, балтасы суга төшкән кеше сыман, кухняда берүзе салып утыра иде.
- Рашат! Мин синең белән яши алмыйм. Кешеләрчә генә аерылышыйк. Артур янына килгәләп йөрерсең, анысына каршы түгел. Ни әйтсәң дә, ул синең дә балаң. Ләкин мин синең белән бер одеал астында ята алмыйм инде. Между нами все кончено!
Галия шулай дисә дә, ирен куып чыгармады-чыгаруын. Әмма елга якын вакыт үтсә дә, мөнәсәбәтләре яхшырмады.
- Галия, балабыз хакына кичер инде мине, - дип, Рашат никадәр ялынса да, хатынының йөрәге аны кичерә алмады.
- Мин башка ирләр белән йөрсәм, син нәрсә дияр идең?
- Ну, булган-беткән, күпмегә сузарга була инде?..
Рашатка үч итеп тә, Галия башка ирләр белән якын мөнәсәбәткә керә алмас иде. Аның горурлыгы, холкы моны кабул итә алмый. Ә шулай да, үзенчә үч алырга булды. Галия гаиләләрендәге хәлне сөйләгәч, бергә эшли торган егет риза булып аларга кайтты. Рашат эштән кайтышка, Галия белән Айваз яртылаш чишенеп, кухняда эчеп утырган булып кыландылар. Бу хәлне күргәч, Рашат авызын ачып карап катты:
- Син нәрсә, оят дигән нәрсәне бөтенләй югалттыңмы әллә?!
- Бәйрәм ашы - кара каршы... Если не нравится, бар, Рамиләң янына дуй!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев