Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Без ник эчәбезме?

Мин үзем, мәсәлән, хатыныма үч итеп салгалыйм. Тәмам теңкәмә тиде. «Күрше кибеттән кайта, синнән шунысы гына да юк», дип колак итемне ашый. Тәрәзәсе дә ишегалды ягына карый бит аның! Эше юк, көннәр буе тәрәзәдән күз алмый, узган-барганны яманлап утыра. Балыкчы дип даны чыккан Әхмәтханның зур сумка, кармак күтәреп узганын күреп...

Мин үзем, мәсәлән, хатыныма үч итеп салгалыйм. Тәмам теңкәмә тиде. «Күрше кибеттән кайта, синнән шунысы гына да юк», дип колак итемне ашый. Тәрәзәсе дә ишегалды ягына карый бит аның! Эше юк, көннәр буе тәрәзәдән күз алмый, узган-барганны яманлап утыра.
 
Балыкчы дип даны чыккан Әхмәтханның зур сумка, кармак күтәреп узганын күреп калган. «Кеше ире балык тотып та файда китерә, без анысын да кибеттән сатып алабыз», дип көне буе җанымны ашады. Әйтер идем мин аңа Әхмәтханның балыкны кайдарак тотуын, ярамый, кешене сату була. Җәй көне авылдан биреп җибәргән күчтәнәчне илтә баргач, шәһәрнең икенче башында очраттым мин аны. Янәшәсендәге «балыгы» шәп иде, каһәр! Тутырган тавыктай таза, матур. Үзенең кибеп-бөрешеп беткән хатыны түгел инде.
 
Әхмәтхан шикелле «сулга» йөрү гадәтем юк, бергә эшләгән иптәшләр белән атнага бер-ике мәртәбә сыраханәдә җыелышабыз. Шуңа да чыдый алмый минеке. Имеш, «исерек белән гомере үтә». Шуның сүзен ишетмәс өчен генә чыгып китәм кайчак өйдән. Дуслар очрый да, тагын салырга туры килә. Телен бераз тыйса, өйдә телевизор каршында сыра йоткалап кына утырмас идемме әллә?!
Үз исемемне куймыйм, я минем аждаһа укыр.
Зариф М.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X