«Форсат» тапшыруы. Шәңгәлче авылы волонтерлары
Иҗат төркеме Шәңгәлче авылында булып кайтты.
Районның уңган хатын-кызлары хәрбиләргә кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Токмач кисү турында уйлашып, клубка җыелышалар.
Эштә 15ләп хатын-кыз катнаша. Үзләре белән уклавын, пычагын, йомыркасын, онын алып киләләр.
Солдатларга тастымаллар, эчке киемнәр дә тегәләр. Җыелган әйберләрне гуманитар ярдәм пунктына алып киләләр. Күчтәнәчләр белән бергә чәк-чәк тә җибәрәләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев