Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Хатынын үтергән Түбән Кама священнигын 2 айга сак астына алдылар

Фаҗига 31 октябрьдә була.

Түбән Кама суды пәнҗешәмбе, 2 ноябрьдә, Иоанн Кронштадтский гыйбадәтханәсенең элекке священнигы Михаил Зубаревка карата сак чарасы сайлаган, аны үз хатынын рәхимсез үтерүдә гаеплиләр.

Ир-ат әлегә ике айга кадәр сак астында булачак, дип хәбәр итте суд залыннан НТР 24 хәбәрчесе.

Фаҗига 31 октябрьдә була. Михаил Зубарев хатынына күп тапкыр пычак белән кадый, нәтиҗәдә хатын урында ук үлә. Зубаревны акылында дип табалар икән, аңа 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Һәлак булган Виктория Зубарева белән хушлашу икенче ноябрьдә узды.

Шулай ук суд вакытында Зубарев, исәптә торуын искә төшереп, судтан психиатрия тикшерүе билгеләүне сораган. Ләкин бүген бу сорау каралмаган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев