Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Кама районында йортта чыккан янгында 83 яшьлек әби үлгән

Янгын электр приборларын дөрес кулланмаганнан чыккан дип фаразлана.

Быелгы җәй артык кызу булганлыктан шактый янгын очраклары теркәлгән иде. Кыш башланып, көчле суыклар «китереп бәрү» дә кайбер шәхси йортларда янгын чыгуга сәбәпче булды, ахры.

9 декабрьдә 07.33 сәгатьтә Ширәмәт авылы, Садовая урамы, 23 йортта янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, күршеләр йорттан ир-атны коткарырга өлгерәләр. Ул төрле дәрәҗәдә тән пешүе белән Түбән Кама Үзәк район дәваханәсенә китерелә. Янгын чыгуның беренчел фаразы — электр үткәргечләрдә кыска ялганыш. 

18 декабрь көнне Ширәмәттә тагын янгын чыга. Бу юлы Заводская урамындагы 56 йортны янгын камап ала. Янгын-коткару гарнизоны көчләре белән янгын сүндерелә. Тик бер катлы бүрәнә йортның хәрәбәләре арасыннан янгын сүндерүчеләр 1940 елда туган хатын-кызның гәүдәсен генә табалар. Янгын электр приборларын дөрес кулланмаганнан чыккан дип фаразлана. 

Бу уңайдан Түбән Кама районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге шәһәрдәшләрне кисәтә:
— электр чыбыкларының, розеткаларның һәм электр җиһазларының төзеклеген тикшерегез.
— ватылган очракта аларны ремонтлауны белгечләргә генә ышанып тапшырыгыз. 
— электр челтәрен артык йөкләмәгез. 
— төнгә электр приборларын розеткадан алыгыз. 
— электр приборларын караучысыз калдырмагыз. 
— берьюлы берничә приборны тоташтырып, электр челтәренә һәм электр чыбыкларына артык йөкләнеш ясамагыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев