Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбәнкамалылар Равис Шакиров белән хушлаша

Түбән Камада Татарстанның атказанган укытучысы Равис Шакировны соңгы юлга озаталар.

Танылган мәгариф хезмәткәре белән хушлашу чарасы  Халык иҗаты йорты янындагы мәйдада уза.

Равис Шакиров соңгы юлга озатырга дистәләгән кеше җыелды.

Равис Мөҗәһит улы бөтен гомерен педагогикага багышлаган. Гади укытучыдан мәгариф идарәсе начальнигына кадәр юл үткән. Бу вазифада ул 15 ел эшләгән.

2019 елда ул педагогик хезмәт ветераннары Советын җитәкләгән.

Равис Мөҗәһит улы Шакиров «ТРның иң яхшы директоры» дигән мактаулы исемгә лаек булган.

11 октябрьдә 73 яшендә вафат булган.

Равис Шакировны мактаулы гражданнар аллеясында җирләячәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев