Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбәнкамалылар фаҗигале юл һәлакәте булган урынга уенчыклар алып килә

Юл һәлакәтендә 9 яшьлек кыз һәлак булды.

Фаҗига 30 июньдә Гагарин урамында була. Җәяүлеләр кичүеннән самокатта чыгып килүче 9 яшьлек кызны Renault Duster автомобилен йөртүче 61 яшьлек шофер бәрдерә. Кыз урында һәлак була. 

Фаҗигадән соң шәһәр җитәкчелеге Гагарин урамындагы җәяүлеләр кичүендә ясалма тигезсезлек урнаштыру турында карар кабул итә.

Түбәнкамалылар фаҗига урынында хәтер мемориалы оештырды. Кешеләр чәчәкләр һәм, әлбәттә, уенчыклар алып килә. Йомшак уенчыкларны, курчакларны кызның велосипеды янына куялар.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев