Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Кама мәгариф идарәсенең элеккеге башлыгы Равис Шакиров белән хушлашу 12 октябрьдә узачак

11 октябрь көнне Равис Шакиров вафат булган. Аңа 73 яшь иде. 15 ел буе ул Түбән Кама мәгариф идарәсен җитәкләгән.

Яшь белгечләр мәктәбе», «Аталар ассоциациясе», «директорлар Советы»н төзи, фәннәр спартакиадаларын гамәлгә кертә. Хезмәтләр исемлеген озак дәвам итәргә була. Аны укучылар яраткан, укытучылар бик хөрмәт иткән. 

Түбән Каманың танылган педагогы Татарстанда һәрвакыт яхшы исәптә, шулай ук, һәрвакыт мәгариф системасы вакыйгалары үзәгендә иде. «Адымнар» мәктәбен ачу тантанасында да мөхтәрәм кунаклар арасында була. Бу Равис Мөҗәһит улы Шакировның соңгы зур чараларының берсе иде.

«Равис Мөҗәһит улы 18 яшьтән эшли. Педагогик эшчәнлеген Сарман мәктәбендә директор вазыйфасында башлый. Аннан соң ул армиягә алына. Анда ул Кытай чигендә куркыныч вакыйгалар булган вакытта хезмәт итә, сугышчан гамәлләре өчен югары бүләкләргә лаек була», – дип искә ала бөтенроссия мәгариф профсоюзының Түбән Кама территориаль оешмасы рәисе Светлана Баринова.

Аннары аның тормышы кабат мәктәп белән бәйләнә. Ул, шулай ук, һөнәри училищеларда да эшләп ала. 1998 елда Түбән Кама Мәгариф идарәсен җитәкли. Аның җитәкчелегендә мәгариф учреждениеләренең техник базалары ныгый, милли мәгариф үсә башлый. Равис Мөҗәһит улы эш белән кайнап торды. 

«Без бүген барыбыз да лидерны, җитәкчене югалттык. Мин аның урынбасары булып эшләдем. Ул иң югары сыйфатлы эшне таләп итә иде һәм үзе дә шулай эшләде. Команда кешесе иде», – ди мәгариф хезмәткәрләренең ветераннар советы рәисе урынбасары Ольга Козина.

«Бәла, бушлык... Бу атаны югалткан кебек. Ул һәркемнең тормышында эз калдырды. Ул – укытучы, ата, идеяларга нигез салучы», - ди Светлана Баринова. 

Иртәгә, 12 октябрьдә 13.00 сәгатьтә Халык иҗаты йорты мәйданында Равис Мөҗәһит улы Шакиров белән хушлашу була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев