Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Камада хатынын 6 каттан ташлаган ир-атны хөкем итәчәкләр

Гаепләү нәтиҗәсе расланган җинаять эше карау өчен судка җибәрелгән.

Түбән Камада тормыш иптәшен үтерүдә гаепләнгән 34 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды.

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның 28 августында бу пар Төзүчеләр проспектындагы фатирларның берсендә спиртлы эчемлекләр эчкән. Бервакыт ир белән хатын арасында низаг килеп чыга.

Гаепләнүче хатынын алтынчы кат тәрәзәсеннән этеп җибәрә. Алынган җәрәхәтләрдән хатын урында ук һәлак була.

Ир-ат сак астына алына. Ачыкланганча, ул моңа кадәр дә җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Тикшерү җитәрлек дәлил базасын җыя. Гаепләү нәтиҗәсе расланган җинаять эше карау өчен судка җибәрелгән, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев