Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Түбән Камада сантехник һәлак булганнан соң прокуратура тикшерү оештырды

Һәлак булган түбәнкамалыга 43 яшь булган.

Татарстан Прокуратурасы Түбән Камада коммуналь аварияне бетерү вакытында сантехник һәлак булганнан соң тикшерү оештырды. Беренчел мәгълүматлар буенча, дүшәмбе кичендә сантехникларны Вахитов проспектындагы 13а йортына коммуналь авариягә чакырганнар.

Ачыкланганча, подвалда кайнар су торбасы өзелгән. Вакыйга урынын караганнан соң, сантехникларның берсе аяк киемен алыштырырга китә, ә кире килгәч, иптәшен суда яткан килеш таба. Урынга килгән МЧС хезмәткәрләре ир-атны подъезддан алып чыгып, табибларга тапшыралар, алар аның үлемен раслый.

Түбән Каманың күзәтчелек ведомствосы профильле белгечләр белән берлектә вакыйганың сәбәпләрен һәм шартларын ачыклаячак, шулай ук һәлак булган кеше эшләгән оешмада куркынычсызлык техникасы таләпләрен һәм хезмәтне саклауның башка кагыйдәләрен үтәүне тикшерәчәк. 

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокурор реакциясе чаралары турында карар кабул ителәчәк. НТР 24 телеканалы чыганагы мәгълүматларына караганда, һәлак булган түбәнкамалыга 43 яшь булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев